Яңа Чишмәдә дәүләт автоинспекторлары ЮХКен бозган 4 автобусны ачыклаганнар
«Автобус» профилактик операциясенә йомгак ясалган.
Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлеге начальнигы полиция капитаны Евгений Михайлов закон бозу очраклары бармы-юкмы икәнлеге турында сөйли:
«8 июньнән 17енә кадәр район юлларында Яңа Чишмә Эчке эшләр бүлегенең дәүләт автоинспекциясе «Автобус» профилактик чарасы үткәрде. Үткәрелгән чаралар барышында 15 автобус тикшерелде. 4 очракта 4 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган.
Беркетмәләр автобус йөртүчеләрнең үзләре үк куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен (2 очрак) төзелгән. Бер очракта - автобус пассажиры куркынычсызлык каешын эләктермәгән. Һәм тагын бер кагыйдә бозу – фараларны кабызмыйча йөрү.
Кагыйдәләрне бозган барлык автобус шоферлары физик затларга рәсмиләштерелгән».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев