Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмәдә «#ЭКОяз 2022» акциясендә җиңүчеләрне котладылар

Республикада «ЭКОяз» конкурсы санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелә.

 «Бүләкләү 21 июньдә, район хакимияте бинасында узды, - дип хәбәр итә безгә районның административ комиссия секретаре Татьяна Васильева.

- Бәйгедә Акъяр авылыннан Минабетдиновлар гаиләсе,

Петропавел мәктәбе

һәм Яңа Чишмәдәге «Золотой ключик» балалар бакчасы җиңүче булды.

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы исеменнән дипломнар, шулай ук истәлекле бүләкләрне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе начальнигы Рафис Әхмәтҗанов һәм Яңа Чишмә районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ренат Габетдиновлар тапшырды.

«Ренат Габетдинов «#ЭКОяз 2022» акциясендә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде һәм «ЭКОяз» акциясе җиденче ел үткәрелә, ел саен аңа Яңа Чишмә районында яшәүчеләр күбрәк кушыла», - дип билгеләп үтте Татьяна Васильева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев