Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмәдә кайгылы дата - сугыш башлануның 79 еллыгына багышланган митинг булды

22 июньдә Яңа Чишмәдә һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында Бөек Ватан сугышы башлануга 79 ел тулуга багышланган митинг булды.

Митингны район башлыгы Вячеслав Козлов ачып җибәрде, ул бу кайгылы көнне без яу кырында ятып калган, тылда Җиңүне якынайткан сугышчыларны искә алабыз, дип билгеләп үтте. Һәм безгә бу хакта мәңге истә тотарга, фаҗигале вакыйгаларны онытмаска һәм шушы истәлекне киләсе буыннарга батырлык дәресе буларак тапшырырга кирәк, диде.
Митингта шулай ук район ветераннар Советы рәисе Александр Скоков чыгыш ясады.
Митинг бер минутлык тынлык һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбыз һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев