Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмәдә «Ландыш» балалар бакчасын капиталь ремонтлау тәмамланды

Ремонт «Мәгариф» милли проекты кысаларында башкарылган.

Бүген, 26 октябрьдә, «Ландыш» балалар бакчасы 110 бала өчен кабат үз ишекләрен ачты.

Бинада диварлар, түшәмнәр һәм идән яңартылган, беренче катта аны хәтта җылытып та куйганнар. Балалар бакчасының түбәсе тулысынча алыштырылган,шулай ук су, җылылык, канализация, электр белән тәэмин итү системалары яңартылган. Сабыйларга башкарылган эшләрнең барысы да күренми, әлбәттә. Тик алар, балалар бакчасына килгәч, иске, зур болдырларның юкка чыгуын сизми кала алмаганнар.  Алар урынына төрле яшьтәге балалар һәм олы кешеләр өчен уңайлы, култыксалы керү төркемнәре ясалган. Бинага кергәч, сабыйларны диварларга төшерелгән бик матур рәсемнәр каршылый. Төркемнәрдә һәм кабинетларда пәрдәләр, йокы бүлмәләрендә урын-җир әйберләре: япмалар, матраслар  һәм юрганнар – барысы да яңа.

Кер юучылар, пешекчеләр, кече тәрбиячеләр дә яхшы шартларда эшләячәк: аларның эш урыннары тагы да  уңайлырак итеп ясалган.

Тантаналы чарада Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Надежда Попкова катнашты. Ул балалар бакчасы коллективын, ата - аналарны һәм балаларны шатлыклы вакыйга – яңартылган балалар бакчасы һәм шулай ук район җитәкчелеге ярдәме белән камилләштерелгән юл хәрәкәте иминлеге шәһәрчеге ачылу белән котлады.  Бу шәһәрчек, яздан үк, республика бюджеты акчаларына кайтарылган һәм урнаштырылган иде.

 Район җитәкчелегенә һәм балалар бакчасы коллективына әти- әниләр исеменнән рәхмәт сүзләрен Ангелина Бочкарева җиткерде. Чыгыш ясаучы, бала чагында үзе бу бакчага йөрүен, ә бүгенге көндә инде икенче улын бирегә китерүен әйтте. Шуңа күрәдер дә «Ландыш» балалар бакчасы турында  ул «безнең балалар бакчасы», ә анда эшләүче тәрбиячеләрне «безнең тәрбиячеләр» дип сөйләде. Аның кече улы Миронның бакчага беренче тапкыр килүе нәкъ менә бүгенге, капиталь ремонттан соң ачылган көнгә туры килгән.

Балалар бакчасы мөдире Наталья Ведякина тантанага килгән кунакларга ( пандемия аркасында алар  аз иде)  «Ландыш» балалар бакчасы яңача балкысын  өчен, төзүчеләрнең, юлчыларның  һәм үз коллективының зур эш башкарулары, ремонт вакытында район башлыгы Вячеслав Козловның еш килүе, гомумән, дөрес киңәшләр бирүе һәм өстәмә эшләр өчен финанс яктан ярдәм күрсәтүе турында  сөйләде, шулай ук  бинаны һәм территорияне яңартуда катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.

Газетабыз хәбәрчесенә ул 1156 кв.м мәйданлы балалар бакчасын ремонтлауга төп смета буенча 16 миллион сумнан артык акча тотылуын,шуңа 4 млн. сум иганәчеләр акчасы өстәлгәнен сөйләде. Район хәйрия фондыннан 3 млн. сумнан артык суммага 1450 кв. м балалар бакчасы территориясе асфальтланган.

Металл ватыкларын тапшырудан җыелган үз акчаларына, иске түбәдән калган профнастил белән коймаларны өлешчә яңартканнар, иске йомшак җиһазларны яңа тукыма белән тышлатканнар, төркемнәргә кухня стендлары, бәдрәф кирәк-яраклары, туя һәм гортензия үсентеләре, баскычлар өчен буяу сатып алганнар.

Яңа пәрдәләр һәм урын-җир әйберләре район бюджетыннан түләнгән. Диварларны буяу һәм аларга рәсемнәр төшерү эшләре балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр тарафыннан эшләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X