Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмәдә Өлкәннәр ункөнлегенә нәтиҗәләр ясалды

Әлеге көннәр өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, аларның олы тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән хөрмәт белдерү өчен бирелә.

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында мәдәният, яшьләр, социаль яклау, мәгариф бүлекләре, РҮХ тарафыннан төрле чаралар үткәрелгән.
Алар арасында «Кайгырту» ХСХКҮ тарафыннан үткәрелгән өйдә торып социаль хезмәт алган өлкән яшьтәге 106 кешенең өйләрендә генераль җыештыру чарасы.  «Көз бүләкләре» чарасында социаль хезмәткәрләр өлкәннәргә бакчаларыннан уңышны җыеп алырга һәм кышкылыкка әзерләп куярга булышканнар.
«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында «Кайгырту» үзәге 65 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләрне Яңа Чишмә РҮХнә медицина тикшеренүенә китерә. Ел башыннан үзәк тарафыннан 624 кеше китерелгән.
Пандемия сәбәпле, картлар йортына  иҗат коллективларының концерт программалары белән   барулары  чикләнде. Шуңа күрә, картлар йорты белгечләре  үз карамагындагыларга җырлар, биюләр, мәзәк сценкалары белән театральләштерелгән тамашаларны үзләре оештырганнар. Моннан тыш, «Туган як» акциясе үткәрелгән, анда картлар йортында яшәүче өлкән яшьтәгеләр янына җирлек башлыклары, туганнары, авылдашлары хәл белергә килгән. «Кайгырту» үзәге белгечләре картлар йортында яшәүчеләрнең һәркайсына озак вакытлы карау системасы буенча тәкъдим ителгән шәхси әйберләр өчен  аерым капчыклар тегеп  бүләк иткәннәр.
РҮХ тарафыннан өлкәннәргә өйгә килеп медицина ярдәме күрсәтелгән:  гриппка каршы вакцинация үткәрелгән, ерактагы торак пунктларда яшәүчеләрнең өйләренә бару (патронаж) оештырлган. Аларга анализ үткәрү нияте белән мобиль табиб бригадалары (терапевт, невролог, окулист, гинеколог, хирург) барган.
Мәктәпләрдә «Картлык ярдәмгә мохтаҗ», «Игелек нәрсә ул» дигән сыйныф сәгатьләре үткәрелгән. Бәйрәм алдыннан мәктәп активистлары өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә барып, аларны Өлкәннәр көне белән котлаганнар. Волонтерлар «Игелек кыл» дигән котлау чарасы үткәргәннәр һәм «Минем өемнең игелекле традицияләре» дигән рейдлар оештырганар: өлкәннәргә аларның йорт яны участокларын тәртипкә китерергә булышканнар.
Үзәк китапханәдә ункөнлек уңаеннан «Файдалы очрашулар» түгәрәге ачылган. Авыл һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре дә өлкәннәрне өйләренә барып котлаганнар. Кайбер китапханәчеләр аларны әдәбият яңалыклары белән таныштырганнар. Әби - бабайлар китапханәчеләргә күрсәткән игътибарлары өчен, шулай ук үзләренә ошаган китапларны уку мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдергәннәр. Моннан тыш, китапханәләрдә китап күргәзмәләре оештырылган. Алар сәламәт яшәү рәвешенә, өлкән яшьтәге кешеләрнең актив тормыш позициясе серләренә багышланган. Китапханәләрдә шулай ук чәй табыны әзерләп, конкурслы - викториналы очрашулар үткәрелгән, чарада катнашучылар үзләренең күңелләре белән әле яшь булуларын

исбатлаганнар. Мисал өчен, Архангел авыл китапханәсендә бәйрәм өстәле артына күптәнге укучылары -  өлкән яшьтәгеләр җыелган. Өлкән буынга хөрмәт йөзеннән Яңа Чишмә балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Җанны җылы сүз белән җылытыйк» дигән чара уздырганнар һәм өлкәннәргә балалар куллары белән ясалган брошкалар бүләк иткәннәр.
Үзәк китапханә һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре элеккеге хезмәттәшләре - ветераннарның өйләренә барып, истәлекле бүләкләр тапшырганнар.
1 октябрьдә Зирекле музеенда Өлкәннәр көненә багышланган «Хәтер тамчылары» дип исемләнгән чарада Казанда яшәүче якташыбыз Гөләндәм Абзалованың яңа китабын тәкъдир итү узган. Чарада Әлмәттән килгән кунаклар - Язучылар берлеге әгъзасы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Минзифа Әхмәтшина, тарихчы, туган якны өйрәнүче Әлфия Ямаева, шулай ук җирле шагыйрьләр һәм "Ак калфак"район иҗтимагый оешмасы әгъзалары катнашкан. Автор - кунаклар башкаруында әлеге бәйрәмгә багышланган шигырьләр укылган.
Авыл клубларында да Өлкәннәр көнен бәйрәм иткәннәр. Бу - җирле артистларның күнелле концертлары, юбилярларны котлау, өлкәннәрнең өйләренә барып булышу, «Күңелебез яшь», «Гомер көзе алтын булсын», «Йөрәк картлыкны кабул итәргә теләми» дип исемләнгән төрле чаралар.
Өлкәннәр ункөнлеге алдыннан «Олимп» УСЗда пенсионерлар арасында ТАССРның 100 еллыгына багышланган XX «Өченче яшь» спартакиадасының I этабы узды. Анда район үзәгеннән һәм авыл җирлекләреннән 37 пенсионер катнашкан.
3 октябрьдә Яңа Чишмәдә Өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Район халкы азык-төлек сатып алудан тыш АМЙ һәм РМЙ артистларының дәртле концертын да карый алды.
Ункөнлек дәвамында районда «Кайнар линия» телефоннары эшләде, анда өлкән яшьтәге гражданнар үзләрен кызыксындырган сораулар буенча мөрәҗәгать итә алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев