Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмәдә Сабантуй киң колач белән узды

12 июньдә Яңа Чишмәдә татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе узды. Аны үткәрү урынында - гүзәл табигатьле Попов почмагында - район халкы һәм кунаклары байтак җыелган иде.

Сабан туен оештыручылар аны үткәрү урынын яхшы әзерләгәннәр -  үләннәрне чапканнар, керү капкаларын һәм мәйданны яңартканнар, чатырлар саны арткан, анда төрле тармак хезмәткәрләрен тәмле ризыклар белән сыйладылар.

Бәйрәм авыл йортларын - ихаталарны караудан башланды, анда төрле милләт вәкилләре кунакчыллыкның иң яхшы традицияләрен күрсәттеләр. Аларның һәркайсында район башлыгы Вячеслав Козловны һәм мәртәбәле кунакларны җыр - бию белән каршы алдылар. Әрмән, чуаш, рус, татар һәм керәшен «өйчекләрендә» нинди генә милли ризыклар һәм эчемлекләр юк иде! Алар кунакчыллыкны, авыл тормышын һәм милли аш-суны гәүдәләндерделәр.

Бәйрәм үзәк мәйданда зур масштаблы театральләштерелгән музыкаль-бию тамашасы белән дәвам итте. Тамашачылар сәхнәләштерелгән язгы чәчү барышын, хәтта 1100 ел элек корабльдә Идел буе Болгар иленә килгән гарәп язучысы һәм сәяхәтче Әхмәд ибн Фадланны да күрделәр.

Сабантуй әләмен күтәрү хокукы язгы чәчү батыры «Агро-Основа» ҖЧҖдән Александр Феоктистовка бирелде.

Сабан туена байтак кунак чакырылган. Алар арасында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова, элеккеге район башлыгы Виталий Макаров, шулай ук башка мәртәбәле кунаклар һәм ветераннар бар иде.

Бәйрәмне район башлыгы Вячеслав Козлов ачып җибәрде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген без бер үк вакытта ике бәйрәмне - илнең төп бәйрәмен - Россия көнен һәм халык бәйрәмен - Сабантуйны билгеләп үтәбез. Бу бәйрәмнәр өйләребезгә бәхет, тынычлык һәм иминлек китерсен.

Бу көнне районның иң яхшы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү матур традициягә әверелде. Алар арасында механизаторлар - «Агро-Основа» ҖЧҖдән Александр Феоктистов, «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Николай Крайнов, «Козлова М.И.» КФХдан Евгений Остолопов, «Скоков Н.А.» КФХдан Анатолий Ушаков, терлекчеләр - «Козлова М.И.» КФХдан Ольга Андриянова, «Агро-Основа» ҖЧҖдән Нина Макарова, «Закрома» ҖЧҖдән Светлана Коновалова һәм башкалар бар.

Район башлыгы басуларда һәм фермаларда, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә, нефть чыгаручыларга, балаларыбызны дәвалаучыларга, белем бирүчеләргә, бизнес белән шөгыльләнүчеләргә, халыкка хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук барлык химаячеләргә һәм Сабантуй бәйрәмен оештыручыларга да рәхмәт белдерде.

Барлык яңачишмәлеләргә һәм кунакларга Алмаз Хисаметдинов та җылы котлау сүзләрен җиткерде.

Аннары мәйданда авыл хуҗалыгы һәм нефть тармагы алдынгыларын хөрмәтләделәр. Язгы чәчү батыры Александр Феоктистовка арбалы мотоблок тапшырылды.

Акчалата бүләкләр шулай ук икенчел чимал җыю буенча район конкурсында җиңүчеләргә (Яңа Чишмә башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, Екатерина һәм Черемухово мәктәпләре) тапшырылды.

11 шәхси ярдәмче хуҗалык башлыклары сөт саву аппаратларына ия булды.

Россия бәйрәм көнендә тантаналы шартларда районның җиде яшь кешесенә паспортлар тапшырылды.

Аннары Башкортстанның атказанган артистлары Гүзәл Әхмәтова Һәм Илшат Яппаровларның концерты башланды.

Алдынгыларны хөрмәтләгәннән соң ат чабышлары һәм юртаклар узышы башлануын игълан иттеләр. Ат чабышлары барышына комментарийны Казан ипподромы белгече Ксения Корбут бирде. Призлы урыннарга 15 юртак дәгъва кылды (2021 елда 12 иде). Барлыгы 4 заезд булды, ә абсолют чемпион Кубогын Түбән Кама районыннан «Армани-Макс» юртагында Илдус Кадриев яулады.

Менгер атлар чабышында 12 ат катнашты (2021 елда алар нибары 7әү  иде). Ике заезд нәтиҗәләре буенча җирле токымлы чабышкылар арасында «Кышкы әкият» атында  Раил Гайнанов җиңде, шулай ук ул «Дримскай» атында да җиңү яулады (ике атның да хуҗасы Нәкыйп Дәүләтшин).

Юртаклар узышындагы барлык призерларга да саллы гына акчалата бүләкләр тапшырылды.

Ат чабышларын яратучылар юртакларның матурлыгына һәм чыдамлылыгына сокланган арада, балалар һәм яшүсмерләр кече мәйданда үз көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр.

Күзне бәйләп кайчы белән приз кисү уенында һәм чүлмәк ватуда чиратлар зур иде. Сулы чиләк-көянтәләр күтәреп, кашыкка йомырка куеп, капчык киеп йөгерергә теләүчеләр дә күп булды. Яшьләр эшләре буенча бүлек белгечләре әлеге күңелле уеннарда катнашучыларның барысына да призлар бирделәр.  

«Балык тот» дигән иң «юеш» уенда иң күп балыкны яшь яңачишмәле Матвей Глазунов тотты.

Сабантуйларда - «Баганадан тәкә ал», «Әтәчне алып төш» кебек традицион уеннар бер үк вакытта барды. Тәкә ала алмаганнар (авыш баганадан бары ике кеше генә уза алды - икенче булып Андреевкадан Денис Писцов узды, тәкәне ул алды да инде) тиз арада «әтәч» артыннан чиратка бастылар. Бу төр уенда вертикаль баганага беренче булып Илфак Әбдрәфыйков (16 яшь), икенче - 15 яшьлек Айдар Мөхетдинов (икесе дә Тубылгы Таудан) үрмәләделәр, ләкин төп призны ала алмадылар. Тагын күпләр бу шома багананы «җиңәргә» тырышсалар да, призны бары тик 24 яшьлек Акъяр егете Инсаф Вәлиуллин гына ала алды.

Армрестлинг һәм гер күтәрү кебек спорт ярышларында да беренчелек өчен киеренке көрәш барды.

Нәтиҗәдә, кул көрәштерүдә үз авырлык категорияләрендә иң яхшылары булып: хатын-кызлар арасында - Илсөяр Заһретдинова, Илсөяр Илалова, Зөлфия Нәбиуллина, шулай ук район кунагы Аделина Фәрхәевалар; ир-егетләр арасында Таһир Шакирҗанов, Илсаф Садретдинов, Риаз Садретдинов, Фәнис Нурхамәтов, Расих Харисовлар билгеләнде.

Гер күтәрүдә шулай ук һәркем үз авырлык категориясендә көч сынашты.

Балалар арасында - Рияз Нуруллин, Ирек Вәлиев (70 кг-га кадәр), Рамил Шәрифуллин (80 кг-га кадәр), Рәсим Әхмәтҗанов (80 кг -га кадәр), ветераннар арасында - Вячеслав Кузнецов, район кунаклары арасында - Рөстәм Сәлаховлар җиңү яуладылар. Кызлар арасында Рамизә Хөсәенова башкалардан көчлерәк булып чыкты.

Бәйрәмгә килгән шактый гына халык Сабантуй мәйданы, сәхнәләр, төрле тәм-том сату урыннарын карап йөрделәр, нәниләр өчен күңел ачу урыннарында да кешеләр күп иде. Дүрт төр батут, карусельләр, аттракционнар, электромобильләр һәм башка уеннарга, билетлар бәясе арзан булмаса да, сатылмыйча тормады.

Ә уйнап туйгач, балалар туңдырма, татлы мамык һәм күңелләре теләгән һәр нәрсә белән сыйлана алдылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: рус, әрмән, чуаш, татар, керәшен өйчекләренең бизәлеше елдан-ел матурая. Мәдәният (клуб) һәм мәгариф хезмәткәрләре палаткалары фантазия белән бизәлгән. Бәйрәм өстәлләренең муллыгы исә үзгәрешсез кала.

Өйчекләргә кергән бер генә кунак та чәй эчмичә китмәде,  тәмле чәйдән соң арыганлык та  юкка чыккан кебек тоелды һәм бәйрәмне дәвам итәсе килде. Ә ул ярышлар һәм уеннар белән генә чикләнмичә, районның иң яхшы иҗат коллективлары башкаруындагы дәртле җырлар белән үрелеп барды.

Һәм менә сәүдә нокталары янында чиратлар кими төште, аттракционнар эше туктады, музыка тынып калды. Призлар алу өчен түгел, ә кызык өчен халык лотерея билетлары уйнату җиренә агылды.

Отышлы билет хуҗалары призга ир-ат күлмәкләре, чынаяклар, өйдә киеп йөри торган аяк киемнәре оттылар. Әмма барысы да төп приз - электр иттарткычны көттеләр. Интрига уен ахырына кадәр сакланды. Һәм ул мизгел килеп җитте.

Төп призга район суды хезмәткәре Марина Кубасова ия булды. Бүләк алган Маринаны котлау алкышларына күмделәр.

Бәйрәмнән соң пассажирларны өйләренә алып кайтырга дип  иртән дә аларны бирегә алып килгән автобуслар көтеп торды.

Автобуслар эшенә шелтәләр, бәйрәм вакытында күңелсез хәлләр булмады. Чөнки иртәдән кичкә кадәр полиция һәм медицина хезмәткәрләре, шулай ук янгын сүндерүчеләр һәм район газетасы корреспондентлары тарафыннан кеше күзенә күренми торган, әмма бик мөһим эш алып барылды.

Уеннар һәм аттракционнар белән беррәттән, келәмдә милли көрәш башланды. Кызганычка каршы, көрәшергә теләүчеләр елдан-ел кими бара, бу исә яшьләр бүлеге һәм көрәш федерациясенә әлеге спорт төрен ничек итеп популярлаштырырга кирәклеген уйлау өчен сәбәп булып тора.

Балалар 4 авырлык категориясендә көч сынашты. 40 кг-га кадәр авырлык үлчәмендә Яр Чаллыдан Шамил Фаражев җиңде, 45 кг-га кадәр авырлык үлчәмендә 1 урынны Эмиль Никитин яулады, 60 кг-га кадәр авырлык үлчәмендә 1 урынга Шахмай авылыннан Раяз Ризванов ия булды, 70 кг-га кадәр авырлык үлчәмендә 1 урынны шул ук авылдан Рәзил Мифтахетдинов алды. Ул балалар арасында абсолют батыр булды һәм аның җилкәсенә традицион бүләк - тәкә салдылар.

Кунаклар арасында җиңүне Түбән Камадан Илназ Таһиров яулады, 2 урында - Чистайдан Никита Жирнов, Ямал-Ненец автоном округыннан Рөстәм Халиков - 3 урында.

Өлкән көрәшчеләр дә 4 авырлык үлчәмендә көч сынаштылар. 65 кг -га кадәр авырлык үлчәмендә Шахмайдан Динар Миңнебаев җиңүче булды, 2 урында - Чертуштан Нәзир Әхмәтвәлиев, өченчедә - Динарның игезәк энесе Ленар.

80 кг-га кадәр авырлык үлчәмендә Ранис Мифтахетдинов җиңде (ул Шахмай Сабан туе батыры исеменә дә лаек булды), 2 урында аның абыйсы Рәзил, өченчедә - Тубылгы Таудан Эльнар Исмәгыйлев.

85 кг-га кадәр авырлык үлчәмендә Зирекледәге Сабантуй батыры - 2022, данлыклы көрәшче Марат Садыйковның улы Инсаф Садыйков җиңүче булып танылды, 2 урында Рәдиф Хәлилов (Тубылгытауда Сабантуй - 2022 батыры), өченчедә - Түбән Камадан Рәмис Нургатин.

85 кг-нан артык авырлык үлчәмендә Яңа Чишмә районында туып- үскән, хәзергесе вакытта Түбән Камада яшәүче Динар Гатиятов җиңде, икенче урында - Горшководан Илнур Госсаметдинов, өченчедә - Чертуштан Рәсим Әхмәтҗанов.

Динар Гатиятов 2022 елгы Сабантуйның абсолют батыры исеменә лаек булды һәм аның җилкәсенә традицион бүләк - тәкә салдылар.

Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык җиңүчеләрне котладылар һәм аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Язгы чәчү эшләре тәмамлануга һәм җәйге урак - азык әзерләү чоры башлануга багышланган традицион милли бәйрәмебез - Сабан туе әнә шулай гөрләп үтте.

Фоторепортажны безнең novoshishminsk.ru сайтында карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X