Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмәдә су чыганагының шифалы үзлекләре бар

Яңа Чишмәдә «Сельхозхимия» поселогы ягында күкертле водород исе килә торган су чыганагы бар. Җирле халык аны бетерүне сорап район җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән.


Әмма бу мәсьәләне бөтенләй икенче яклап хәл итәргә булалар – чөнки күкертле водород исе булган күп кенә су чыганакларының шифалы үзлеккә ия булуы мәгълүм. Әлеге суга тулы анализ ясарга булалар һәм һәм ул, чыннан да, файдалы булып чыккан.
Экспертизаны «Минресурскурорт» учреждениесе үткәргән. Физик-химик һәм радиологик сынаулардан соң бу суның табигый шифалы дәвалау – эчә торган сулар («Шифалы су» төркемчәсе) рәтенә керүе турында нәтиҗә ясалган.
Экспертлар бәяләмәсе буенча әлеге су эчәргә яраклы дип танылган, шулай ук табигый минераль шифалы дәвалау – эчә торган су сыйфатында сәнәгый агызуда (промышленный разлив) нигез булып тора.
Суны эчәр өчен куллануда медицина күрсәткечләре:
- үңәч авырулары;
- эчәк авырулары;
- хроник гастритлар, ашказаны җәрәхәте, унике илле эчәк авырулары;
- бавыр, үт куыгы, ашказаны асты бизе авырулары;
- сидек юллары авырулары;
- операциядән соң ашкайнату органнары бозылудан;
- матдәләр алмашы авырулары (симерү, шикәр авыруы).
Су югарыда күрсәтелгән авырулар көчәю фазасыннан тыш кулланыла ала.
Район башлыгы Вячеслав Козлов киләсе елга су чыганагы территориясен төзекләндерүне планлаштырырга һәм керү юллары ясарга кушты.
Газета укучыларыбыз игътибарын шуңа юнәлтәбез, бу бүген үк бу суны җыеп, үз-үзеңне дәвалый башларга ярый дигән сүз түгел. Су башта чистарту, минераллаштыру һәм агызуны узарга тиеш. Ярамау ихтималы бар, шуңа да белгеч консультациясе дә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев