Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмәдә тагын бер күпер төзелде

Студенец елгасының Шушма елгасына кушылган җирендә, Яңа Чишмә картлары сүзенә караганда, һәрвакыт җәяүлеләр өчен басма булган. Күпләр өчен ул аның аша "үзәккә" эләгү өчен иң кыска юл саналган.

Хәзер бу юл төп юлдан үтеп йөрүчеләр күзенә чалынмый да, бу юлның барлыгын белүчеләр дә күп түгел.
Тар гына, бормалы, канау аша үтүче, тирә-юнен кычыткан баскан, Шушма буйлап Студенецка илтүче сукмак һәм иске басма әле дә авылның җәяү йөрүчеләре өчен кирәк. Узган атнада биредә зур үзгәрешләр булды: участок чүп үләннәреннән арындырылды, сукмакны туры һәм киң иттеләр, ә иске басма бүтән җиргә күчерелеп, болын сулары җыела торган канау аша салынды.
Искесе урынына яңасы салынды: үзе матур, үтәргә дә җайлы. Безнең карашка, башкарылган эшкә тел-теш тидерерлек түгел. Иң мөһиме, Яңа Чишмә АҖ башлыгы Алексей Иванов әйткәнчә, барлык вак-төяк эшләр башкарылып беткәч (ә ул бу атнада булачак), күпергә яктырткыч куелачак. Бу эшләр Яңа Чишмә кешеләре үтенече буенча башкарыла, ул үзара салым акчасына финанслана. Барлык эшләрнең башлангыч кыйммәте - 108 мең сум тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев