Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмәдә ярты ел эчендә наркотик матдәләр кулланган ике кеше ачыкланды

Наркоситуациягә районның 5 авыл җирлеге территориясендә киндер үсемлеге үсү тискәре йогынты ясый.

2020 елның 6 аенда районда наркоситуация турында район башлыгы атна саен үткәрә торган планеркада наркотикларга каршы комиссия секретаре Александр Еронтьев сөйләде.

Районда барлыгы 27 кеше диспансер исәбендә  тора ,ә профилактик исәптә-10 кеше.

"Наркоситуациягә, нигездә, авыл җирлекләренең һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кайбер территорияләрендә киндер үсемлеге үсү тискәре йогынты ясый. Хәзер бу территорияләрдә кыргый киндер үсемлекләре юк ителгән. Район торак пунктлары уку йортларында һәм клубларында наркотиклар таралу теркәлмәгән. Наркотик матдәләрне күп куллану  белән бәйле үлем очраклары да юк».

2020 елның узган чорында Яңа Чишмә РҮХнә медицина тикшерүенә 8 кеше җибәрелгән, ике кеше табиб билгеләмичә генә наркотик матдәләр кулланган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Берсе-җирле кеше, ул 2020 елның 6 аенда әлеге маддә буенча ике тапкыр җаваплылыкка тартылган, берсе-  шәһәр кешесе.

Суд тарафыннан профилактик чаралар үтү һәм наркоманиядән дәвалау бурычы куелган затлар (алар 13 кеше , өчесе иректән мәхрүм итү урыннарында) административ комиссия тарафыннан контрольдә тора.

Александр Еронтьев шулай ук мәктәп укучылары һәм яшьләр арасында наркотиклар куллануга каршы нинди профилактик чаралар үткәрелүе турында да сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев