Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмәдә яшәүче Вячеслав Холин авылның чисталыгы һәм экологиясе турында кайгырта

Табигатьне һәркем ярата, тик аны саклый белмиләр

Район территориясен төзекләндерү икеайлыгы башлану белән экология Министрлыгы Яңа Чишмәдә рекультивациягә ябылган каты көнкүреш калдыклары полигонын вакытлыча кулланырга рөхсәт бирде.

Яңа Чишмә авыл җирлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Татьяна Маланчева алдында икеайлык вакытында әлеге объектны кемгә тапшырырга дигән сорау килеп туа.

«Каты көнкүреш калдыклары полигонын карап тоту белән бәйле эш процессларын контрольдә тота алырлык кешене табу җиңел түгел - җаваплы кешеләр күп, әмма моңа риза булучылар юк диярлек: объект проблемалы. Шулай да андый кеше табылды. Вячеслав Холин вазыйфалар белән танышты, бераз уйлады һәм ризалашты. Бүген полигон территориясе тулысынча аның контролендә һәм анда калдыкларны утильләштерү, мәйданны чистарту кебек эшләр вакытында башкарыла. Вячеславның экологик культурага җавапсыз караган кешеләр белән тәрбияви әңгәмәләр үткәрүе дә сирәк түгел», - ди Маланчева.

«Әйе. Кайчагында көнкүреш чүп-чарыннан арынуның болай да мәгълүм булган  кагыйдәләрен кабаттан аңлатырга туры килә», - дип килешә Вячеслав. – Мондый хәл чүпне контейнерга ташларга теләмичә, аны үзенең ишегалдында яндыручылар белән булгалый. Мин үзем елга буенда яшим һәм ял итүчеләрнең анда чүп-чар калдыруларын күрсәм - кисәтүләр ясыйм - җыештыралар. Табигатьне һәркем ярата, тик аны саклый белмиләр.

Белеме буенча Вячеслав энергетик, техникумны тәмамлаганнан соң, аны армиягә алалар. Өч ел диңгез флотында хезмәт итә. Армиядән  кайтуын әнисе һәм игезәк сеңлесе – Светлана зарыгып көткәннәр. Әтисе игезәкләргә 4 яшь булганда вафат була, ә 9 яшендә Бөек Ватан сугышы ветераны булган бабасы да бакыйлыкка күчә. Шул вакыттан бирле ул гаиләдә бердәнбер ир-ат булып кала. Ул гаилә өчен дә, үзенә ышанып тапшырылган эше өчен дә җаваплы булырга күнеккән. Тәүлек буе хастаханәдә акушерка булып эшләүче әнисе Елизавета Степановнага матди яктан ярдәм итәргә теләп, ул 8 сыйныфтан башлап каникулларда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән.

«Беренче сезонда командировка буенча килгән комбайнчы белән, 9 сыйныфтан соң - Виктор Лазарев, унынчыдан соң - Александр Юдинцев

 

 

 

белән эшләдем.  Хезмәт кораллары белән эш итәргә  әнинең ир туганнары - Федор, Василий һәм Николай Заворохиннар өйрәтте», - дип искә ала Вячеслав үзенең остазларын.

Тырыш, тәвәккәл, инициативалы - Вячеслав яшьтән үк шундый дан казана. Ә шулай булгач, аңа эшнең җаваплысын ышанып тапшыралар: СПМКда мастер була, асфальт заводында да шул ук вазыйфада хезмәт куя, 8 ел Түбән Камада яши һәм химкомбинатта тәэмин итү буенча инженер булып эшли. Анда кыскартулар булгач, туган җиренә әйләнеп кайта, йөк ташу буенча үз эшен башлый.

«Россия буйлап күп йөрергә туры килде, - ди Вячеслав. - Юллар буендагы матур пейзажларны: кырлар, болыннар, урманнар, чиста күлләрне күзәткәндә күңел сөенә, тик берәр торак пунктка якынайгач, чүпләнгән юл кырыйлары күзгә ташлана, шул чакта табигатьне сакларга өйрәнә алмаган халык өчен күңел әрни»,- ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев