Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмәдәге Интернат-йортта атна саен нейрогимнастика буенча дәресләр үткәрелә

«Демография» федераль проектына ярдәм итү кысаларында Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакытлы карау системасы инде берничә ел эшли.

Интернат-йорт белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән эшләүдә төрле технологияләрне актив кулланалар. Шундый технологияләрнең берсе -нейрогимнастика, - ди Интернат-йортта социаль тернәкләндерү буенча белгеч Любовь Никитина.

«Нейрогимнастика - физик хәрәкәтләрне башкару аша баш мие эшенең табигый механизмнарын активлаштыруга юнәлдерелгән күнегүләр комплексы.

Дәресләрдә социаль хезмәт алучылар шигырьләр яки хикәяләр иҗат итәләр, бер үк вакытта ике кулны да баш мие эшчәнлеген (уң һәм сул ярымшарын) яхшырту өчен төрле күнегүләр ясыйлар. Нейрогимнастика белән шөгыльләнү монда яшәүче өлкәннәребезгә бик ошый», - ди бу дәресләрнең өстенлекләрен аңлата өлкән шәфкать туташы Вера Вәлиуллина.

Интернат-йортта яшәүчеләр әлеге дәресләргә бик теләп йөриләр һәм тәкъдим ителгән барлык биремнәрне үтиләр.

«Авыр хезмәтләре өчен кызларга рәхмәт. Безнең хакта, өлкәннәрне кайгыртуны тою – бу бик мөһим», - ди Интернат-йортта яшәүче Вера Сергеевна Пыхова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев