Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмәдән Николай һәм Наталья Храмышевларның бергә гомер итүләренә 50 ел тула

21 гыйнварда алтын туйларын билгеләп үтүче гаилә тарихы.

1972 елда Николайга 22, ә Наташага - 18 яшь була. Аларның гаилә коруына киртәләр булмаса да, әнисе: «Кияүгә ашыкма әле, кызым, яшьлегеңнең рәхәтен күреп кал», - дия торган булган. Әмма алар йортына кызның кулын сорап килүчеләрне уңай җавап биреп озаткан.

Тиздән зур булмаган авыл йортында Николай Храмышев һәм Наталья Зарубинаның туйлары гөрләп узган. Кунаклар - күп санлы туганнар, дуслар, күршеләр өч көн дәвамында күңел ачканнар. Яшьләр дә өстәл артында озак утырмаганнар: атка җигелгән чанага утырып, авыл буйлап гармун уйнап,  җырлап йөргәннәр.

 «1972 елдагы Крещение бәйрәмендә Яңа Чишмәдә кимендә биш туй узган иде, кияү һәм кәләшләрнең барысы да белгән кешеләр булганга, без бөтенебез бергә бизәлгән чанага утырып, туй узган һәрбер йортка кадәр йөрдек, - дип сөйли Николай Андреевич, - ә өлкәнрәк яшьтәге кунаклар кызыклы костюмнар киеп, кияү йортыннан кәләш йортына кадәр (бу очракта «Мишень»дагы иң кырыйда торган  йорттан алып Чернышевский урамына кадәр) бардылар».   

Туйлар узган, эш көннәре башланган. Николай сөт заводында шофер, ә Наташа фермада сыер савучы булып эшләгәннәр. Яшьләр Николайның әти-әнисе белән ике ел бергә торганнар. Әнисенең бер генә кулы булса да,  хуҗалыктагы барлык эшләргә дә өлгергән: кәҗәне дә сауган, күмәчләр дә пешергән. Ә әтисе, мөһим вазыйфада эшләгәнгә күрә, һәрчак эштә булган.

«Без әти - әниләрдән күчеп киткәч, әни көн саен безгә балалар өчен күмәчләр, татлы чөгендер, кабак пешереп алып килеп торды», - дип искә ала каенанасын Наталья Ивановна.

Бүген ул үзе дә өч тапкыр әни, ике тапкыр каенана булган кеше, ул гына да түгел, күп оныклы әби дә әле. 

«Тормыш башланган гына кебек тоела, ә алай да ничаклы гомер үткән бит. Яхшысы да, начары да булды, әмма яхшысы күбрәк, ди һәрвакыттагыча оптимист булып калырга тырышкан Наталья.  -Тормышта  югалтуларсыз булмый: өлкән яшьтәге әти-әниләрне, яшьли киткән туганнар, дус-ишләрне соңгы юлга озатырга туры килде. Шул сәбәпле быел алтын туйларын 1972 елда өйләнешкән парларның өчесе генә бәйрәм итә. Алар арасында без дә бар. Мин үземне бәхетле дип саныйм: кайвакытта әрләшсәк тә (аңлашылмаучанлыклар, минемчә, һәр гаиләдә дә була) иремнең беркайчан да  мине үпкәләткәне,  миңа һәм балаларга тупас дәшкәне булмады. Тормышның җиңел булмаган чакларында ул һәрвакыт юата һәм ярдәм итә белде. Ә алар аз булмады, чөнки өч малай тәрбияләп үстердек бит.  Без икебез дә бертуктаусыз эшләдек, ә малайлар су коенырга да йөрделәр, юка боздан тимераякта да шудылар, әлбәттә, борчылдык».

Храмышевларның өч улы да, әти-әниләре сүзләре буенча, шук булсалар да, хезмәт сөючән булып үскәннәр. Өлкән Александр һәм кече Николай армиядә хезмәт иткәннәр, Евгенийның да хезмәт итү теләге бик зур булган, тик аңа армиягә барырга насыйп булмаган: үсмер чагында колхозда чәчү вакытында аягы җәрәхәтләнү сәбәпле, аны армиягә алмаганнар. Женя механизатор һөнәрен үзләштергән, шуннан бирле инде 25 ел авыл хуҗалыгы предприятиесендә хезмәт куя. Саша нефть оешмасында эшли, Николай – еракка йөрүче шофер (дальнобойщик).

 Улларын армиягә озатканда ата-ана бер яктан горурланса, икенче яктан борчыла да шул. Александр Самара өлкәсендә хезмәт иткән, әти-әниләренә аның командирыннан улларына яхшы тәрбия биргән өчен рәхмәт хаты килгән. Николай Андреевич Германиядә хезмәт иткән, шулай ук яхшы билгеләр белән билгеләп үтелгән, аның турында кайчандыр газетабызда да язган идек. Ә менә кече уллары Николайның армия еллары гаилә өчен җиңелләрдән булмаган. Ул Чечня республикасында хезмәт иткән, яраланган, «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән. Аның батырлыгы турында «Яңа Чишмә хәбәрләре»ндә 2005 елда язган идек.

Николай армиядән кайткач, Храмышевларның икенче, шатлыклы вакыйгаларга бай булган тормышы башлана: уллары гаилә кора, оныклары туа.

Храмышевларның бергә гомер итүләренә 50 ел тулган чорда аларның гаиләсен бәхетле дип әйтеп буламы?

Аларның әти-әнисен яраткан өч уллары бар; иң кадерле оныклары Арина, Вика һәм Артем үсеп килә - пенсияләренең байтак өлеше аларга күчтәнәчләр һәм бүләкләр алуга китә; икесенә 79 еллык эш стажы, үзләрен һәм якын кешеләрен сыйдырган өйләре бар, ә иң мөһиме - алар гаиләне һәм үз хисләрен саклап кала алганнар. Ә боларның барысы да бәхет түгелме соң?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев