Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмәгә хәйрия ярдәменең өченче партиясе килде

11 июньдә Яңа Чишмәгә мохтаҗ гаиләләр өчен 190 данә күләмендә азык-төлек җыелмаларының өченче партиясе килде.

Җыелмада ярмалар, макароннар, консервлар, чәй һәм тәм-томнар бар.

«Олимп» УСЗга азык-төлек җыелмасы тутырылган тартмаларны оператив төстә бушатканнан соң аларны адресатлар буенча илтү башланды.

Гаиләләр исемлегендә:

– яшәү минимумыннан (ПМ) түбәнрәк керемле 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерлар;

- җан башына уртача керемнәре ПМнан түбәнрәк булган гаиләләрдәге 8 яшьтән өлкәнрәк балалар;

- социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр;

- опека һәм попечительлек буенча вазыйфалары түләүсез нигездә башкарыла торган гаиләләр;

- ата-аналары «үзмәшгуль» булган яки кризистан аеруча зыян күргән тармакларда шәхси эшмәкәрләр балалары.

Исегезгә төшерәбез, «Ярдәм янәшә!» акциясе кысаларында әлегедәй ярдәм дүрт тапкыр күрсәтеләчәк. Дүртенче партия июнь ахырында булачак.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев