Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмәнең «Көнбатыш» микрорайонында су проблемасы хәл ителәчәк

Тиздән Яңа Чишмә авылындагы «Көнбатыш» микрорайоны һәм Завод урамында яшәүчеләр краннарда су булмау, су басымының түбән булуы белән бәйле проблемаларны онытачаклар. Биредә яңа суэтем башнясы урнаштырылачак.

Социаль челтәрләрдә халыктан күп мөрәҗәгатьләр килә, микрорайонда су юк яки булса да бик акрын ага.

Бу проблеманы район башлыгы Вячеслав Козлов үз контроленә алды һәм яңа суэтем башнясы куярга кушкан.

Тик яңа башняны сатып алу һәм урнаштыруга шактый акча таләп ителгән. Район җитәкчелеге «Татнефть» оешмасына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, алар исә тиешле химая ярдәме күрсәткәннәр.

Бүгенгесе көндә конкурс нәтиҗәләре буенча суэтем башнясын әзерләүче һәм кайтаручы оешма билгеләнгән. Барлык эшләрне бер ай эчендә төгәлләү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев