Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмәнең «Родничок» ансамбле - дәүләт стипендиясе лауреаты

Яңа Чишмәнең «Родничок» ансамбле ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык фестиваленең дәүләт стипендиясе лауреаты булган.

13 апрельдә ТР Министрлар Кабинетында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ел саен үткәрелә торган ачык республика телевизион яшьләр фестивале лауреатларына дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы булып узган. Премияләрне ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырган.

Барлыгы 40 стипендия тапшырылган. Гомуми фонд 2 млн. 150 мең сум тәшкил иткән. Стипендиатлар исемлегенә узган ел «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтендә катнашкан  Татарстанның иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар кергән.

 Бүләкләр тапшыру 2021 ел фестиваленең беренче суперфиналы алдыннан узган, ул исә 17 апрельдә «Уникс» мәдәни-спорт комплексында узачак.

Covid-19 инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, фестивальнең зона этапларында җиңүчеләрнең чыгышлары тамашачылар катнашыннан башка узачак.

Гала-концерт 22 апрельдә шулай ук «Уникс» сәхнәсендә булып узачак, ә катнашучыларның чыгышлары форумның финал аккорды булып 6 майда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсендә үтәчәк. Нәкъ менә шунда проектта җиңүчеләр һәм Гран-при ияләре, шулай ук мактаулы исемнәргә, дәүләт бүләкләренә һәм «Татнефть» компаниясе премияләренә ия булучылар игълан ителәчәк.

Балаларны һәм җитәкчеләре Любовь Мазманянны котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм җиңүләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев