Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа ел каникулында ни белән шөгыльләнергә

25 декабрьдән башлап мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында Чыршы бәйрәмнәре узачак. Шушы атна азагында КДН һәм ЗП әгъзалары һәм полиция хезмәткәрләре, "Полиция Кыш бабае" акциясе кысаларында, Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә 29 гаиләгә барып, Яңа ел бүләкләре өләшәчәкләр. 26 декабрьдә РМЙ-да сәләтле һәм аз тәэмин ителгән гаилә балалары, шулай...

25 декабрьдән башлап мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында Чыршы бәйрәмнәре узачак.
Шушы атна азагында КДН һәм ЗП әгъзалары һәм полиция хезмәткәрләре, "Полиция Кыш бабае" акциясе кысаларында, Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә 29 гаиләгә барып, Яңа ел бүләкләре өләшәчәкләр.
26 декабрьдә РМЙ-да сәләтле һәм аз тәэмин ителгән гаилә балалары, шулай ук 2015 елда мәктәп тәмамлаучы 97 укучы өчен (барлыгы 265 бала) "РИТЭК" Чыршы бәйрәме уза.
26 декабрьдә район авылларында төп Чыршы ачыла.
26 декабрьдән башлап мәдәният хезмәткәрләре "Яңа ел алдыннан күңел ачу" балалар өчен утренниклар оештыра.
29 декабрьдә районның 17 мәктәбендә мәктәп яны лагерьлары ачыла, анда 8 көн дәвамында 320 бала ял итәчәк. Лагерьлар ачылуга хәзерләнә.
29 декабрьгә РМЙга район башлыгының Чыршы бәйрәменә 47 инвалид бала, опекунлыкка һәм асрамага алынган 80 бала һәм 150 сәләтле бала чакырылган.
29 декабрьдә кичен РМЙ каршындагы мәйданда районның төп Чыршысын ачу тантанасы була.
30 декабрьдә кышын мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар өчен "Кышкы иртә" Флэш-моб оештырыла.
31 декабрьдә Яңа Чишмә гимназиясендә өстәмә белем бирү педагогы Владимир Попков сәнгатьле итеп агач эшкәртү буенча "Яңа ел сувениры" дип аталган мастер-класс үткәрә.
31 декабрьдә авылларда яшәүчеләр өчен күңел ачу программалары, лотерея уйнату һәм "Яңа ел алды могҗизалары" диско-кичәләр оештырыла.
2 гыйнварда Красный Октябрь, Архангел һәм Черемухово мәктәпләрендә декоратив кулланма сәнгать буенча мастер-класслар үтәчәк.
2 гыйнварда Чуаш Чабаксары мәктәбендә БЯСМ тренерлары өстәл теннисы буенча ярышлар оештыралар.
2 гыйнварда БЯСМ территориясендә картинг-клубта тәрбияләнүчеләр күрсәтмә-чыгыш ясыйлар.
3 гыйнварда Зирекле авылының "Аҗаган" клубында федерация рәисе Рәфис Вафин катнашында яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр арасында өстәл теннисы буенча ярышлар.
3 гыйнварда БЯСМ базасында - бадминтон буенча ярышлар, ә "Аҗаган" яшүсмерләр клубының Яңа Чишмә филиалында "Живой квест" уены һәм атна дәвамында "ЮХК-ен өйрәнү" брейн-рингы, карт-машина җайланмаларын белүгә викторина.
5 бала өчен Казандагы "Ливадия" санаториясендә онытылмаслык ял "Кайгырту" ХСХКҮ дән биреләчәк юллама буенча 3 гыйнвардан 27-енә кадәр дәвам итәчәк.
4 гыйнварда гимназиядә авиамодельләрне җибәреп күрсәтү белән башлангыч модельләштерү буенча мастер-класс үткәреләчәк.
4 гыйнварда "Жемчужина" бассейны БЯСМ-да тәрбияләнүчеләр арасында йөзү буенча ярышларга җанатарлар чакыра.
4 гыйнвардан "Олимп" УСЗ-да 4 көн дәвамында безнең район балалары һәм Казанның спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 16 бала арасында өстәл теннисы буенча иптәшләрчә очрашу булачак.
5 гыйнварда федерация рәисе Рәшит Кыямов катнашында яшүсмерләр клубында яшьләр арасында хоккей буенча ярышлар, пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар узачак.
6 гыйнварда Архангел, Екатерина, Яңа Иванаево, Ленино, Чуаш Чабаксары, Черемухово АМЙ-да "Раштуа карнавалы" үткәрәчәкләр.
6 гыйнварда 400 дән артык мәктәп укучысы мәктәп һәм район музейларына тематик экскурсияләргә киләчәк.
6 гыйнварда БЯСМ-дә - дзюдо буенча ярышлар, яшүсмерләр клубында "Күңелле стартлар" эстафетасы оештырылачак.
8 гыйнварда "Олимп" УСЗ-да - бокс буенча ярышлар.
8 гыйнварда Зирекле авылында "Аҗаган" яшүсмерләр клубында - федерация рәисе Рәфис Хәбибуллин җитәкчелегендә якын-тирә торак пунктлардан спортчылар катнашында гер спорты буенча ярыш.
10 гыйнварда БЯСМ-дә тәрбияләнүчеләрне - футбол буенча ярыш, ә картингистларны ярыш эстафетасы көтә.
11 гыйнварда - БЯСМ-дә тәрбияләнүчеләр арасында кикбоксинг буенча ярышлар.
13 гыйнварда АҖ-дә яшәүчеләр өчен - концерт программалары һәм "Иске яңа ел!" диско-кичәсе.
Каникул көннәрендә спорт объектлары һәм шугалаклар барысы өчен дә ачык булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев