Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Яңа ел килә безгә...”

Яңа елга да күп калмады инде, бәйрәм чаралары да әзерләнгән һәм без сезне алар белән таныштырырга булдык.


19 декабрьдә 15.00 сәгатьтә район мәдәният йортында «РИТЭК чыршысы» булачак. 
21 декабрьдә сәгать 10да укучыларны Район башлыгы чыршысына чакыралар.
Балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен Яңа ел чыршысы 25 декабрьдә 17.00 сәгатьтә балалар сәнгать мәктәбендә узачак.
Мәктәпләрдә яңа ел тамашалары 25-28 декабрьдә үткәреләчәк.
«Кыш бабайлар автойөреше» Яңа ел чараларында яңалык булачак, ул 28 декабрьдә Ленин урамы буйлап көндезге сәгать 1 дән икенче яртыга кадәр үтәчәк. Кыш бабайлар оешмаларга һәм учреждениеләргә керәчәк, хезмәткәрләрне котлап, Төп чыршыны ачу тантанасына чакырачаклар.
Яңа Чишмәнең мәдәният һәм ял паркында 28 декабрьдә 14.00 сәгатьтә ярты сәгатьлек «Яңа ел квесты» узачак.
«Боз тамашасы» дип аталган чара - 28 декабрьдә 15.00 сәгатьтә Яңа Чишмәдәге шугалакта узачак. Аннан соң шунда ук Кыш бабайлар парады булачак.
28 декабрьдә РМЙ да тантаналы шартларда «Кыш Бабай резиденциясе " ачылачак. 
15 минуттан соң 16.00 сәгатьтә Төп чыршыны ачу тантанасы була. 
Яңа ел балл-маскарадлары район мәдәният йортында, авыл мәдәният йортларында һәм клубларда 31 декабрьдә 20.00 сәгатьтә узачак.
5 гыйнварда сәгать 10да район мәдәният йорты каршындагы мәйданда, мәдәният һәм ял паркында традицион «Яңа Чишмә уеннары – күңел ачу” чаралары булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X