Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа елның беренче көннәрендә Яңа Чишмә ЗАГС бүлегендә беренче пар никахын теркәде.

    Районда 2020 елда Чертуштан Айрат Хәсәнов һәм Акбүре кызы Ландыш Шәйдуллина никахларын теркәүче беренче пар булды, алар 4 гыйнварда язылышты.

    Кәләшкә 20, егеткә 25 яшь, алар моннан биш ел элек дуслары туенда, Ландыш әле мәктәптә укыганда танышалар. Шушы арада икесе дә һөнәр алырга өлгергән. Айрат Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын - сәнәгать һәм гражданлык факультетын тәмамлаган һәм хәзер төзелеш оешмасында җитештерү-техника бүлеге инженеры, ә Ландыш медицина училищесыннан соң Республика стоматология поликлиникасында шәфкать туташы булып эшлиләр.
    ЗАГС бүлегендә аларны күпсанлы туганнары, дуслары, сыйныфташлары, авыл җирлеге башлыгы котлады. Татарстан АССРның 100 еллыгы уңаеннан республика тарафыннан юбилей медале булдырылган, аны муниципаль районнарда беренче яшь парларга тапшыралар. Яшь парлар юбилей медален район башлыгы Вячеслав Козлов кулыннан алды. Ул аларга җылы теләкләрен җиткерде һәм кыйммәтле бүләк тапшырды, шулай ук туган районына эшкә чакырды: Айрат өчен белгечлеге буенча район хакимиятендә, Ландышка район хастаханәсендә урын табылачак. Яшьләр уйларга сүз бирделәр. Никахны тантаналы теркәү, традиция буенча, фотосессия белән тәмамланды, ә аннан соң бәхетле парлар туганнары белән бергә фуршет залына юл алдылар.

    Шул ук көнне район ЗАГС бүлегендә тагын ике пар язылышты: Аксубай районының Ибрай авылыннан һәм Яңа Чишмәдән.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: