Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Иванаево авылында Иван Захаровны соңгы юлга озатканнар

4 майда Яр Чаллы шәһәр суды судьясы Иван Захаров кинәт вафат булган.

«Күзәтчелек эшчәнлеге тарихында бу кеше якты эз калдырды. Ул үзенең зирәклеге, югары әхлакый принциплары белән аерылып торды. Без аны чын профессионал буларак хәтерләрбез. Бу авыр көннәрдә без  Иван Георгиевичның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз, аларга сабырлык һәм ныклык телибез. Аның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр», - диде район башлыгы Вячеслав Козлов.

Иван Захаров  үз карьерасын Татарстанның Яңа Чишмә районы прокуратурасында тикшерүче, ә аннары прокурор ярдәмчесе вазыйфаларында башлый. 1999 елда аны Лаеш районына прокурор вазыйфасына күчерәләр.

Соңрак ул Алабугада күзәтчелек ведомствосын җитәкләгән һәм Казанның Совет районы суды прокуроры урынбасары булып хезмәт куйган.

Иван Захаров Яр Чаллы шәһәр судында 2013 елдан бирле эшләгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X