Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңачишмәлеләр 3 сентябрьдә «Җиңү диктанты»нда катнашачак

Яңа Чишмәдә «Җиңү диктанты» дип аталган Халыкара тарихи диктант Яңа Чишмә урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узачак (ул Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышлана).

2022 елның 3 сентябрендә «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль партия проекты кысаларында Татарстан Республикасының барлык шәһәр округларында һәм муниципаль районнарында Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына «Җиңү диктанты» дигән Халыкара тарихи диктант булып узачак.

«Җиңү диктанты» - тарихи хәтерне яңартырга, үз көчеңне сынап карарга, үткән сугыш һәм аның геройлары турында яңа мәгълүматлар белергә мөмкинлек бирүче чараларның берсе.

2022 елдагы «Җиңү диктанты»нда ничек катнашып була соң? Әлеге акциядә аны үткәрү көнендә катнашырга мөмкин. Өстәвенә, анда йә төбәктәге мәйданчыкка килеп, йә онлайн форматта да катнашып була. Онлайн-катнашу - диктантпобеды.рф сайтында (https://диктантпобеды.рф/).

Диктант биреме 25 сораудан гыйбарәт. Сораулары - тест рәвешендә булдырылган (җавапларны сайлау мөмкинлеге белән), катнашучы аларга 45 минут эчендә җавап бирергә тиеш. Сайтта онлайн - тест узу мөмкинлеге 3 сентябрь көнне Үзәк мәйданчыкта акция башлану белән бер үк вакытта (14.00 сәгатьтә) барлыкка киләчәк.

Акциядә катнашу өчен теркәлергә кирәк. Моны диктантпобеды.рф сайтында (https://диктантпобеды.рф/) эшләп була. Катнашучының «җиңү диктанты»н онлайн режимда язарга (ягъни читтән торып) яки бер мәйданчыкта тест узарга хәл итүенә карамастан, теркәлү диктантта катнашуның ике форматы өчен дә кирәк.

Турыдан-туры катнашуга диктантпобеды.рф (https://диктантпобеды.рф/)  сайтында теркәлү узарга һәм торак пунктыгызда үзегез өчен уңайлы булган мәйданчыкны сайларга кирәк. Аннан соң инде 3 сентябрьдә сайлап алынган мәйданчыкка килергә һәм диктант язарга гына кала. Диктант нәтиҗәләре 2022 ел ахырында билгеле булачак.

Онлайн режимда катнашу өчен диктантпобеды.рф (https://диктантпобеды.рф/) сайтында теркәлү һәм шунда ук тест узуга гариза бирү сорала. Моны алдан яки 3 сентябрьдә эшләргә мөмкин. Онлайн форматтагы диктант язуның нәтиҗәсе катнашучының шәхси кабинетында тест узуга ук билгеле булачак.

Катнашучыларны теркәү 3 сентябрь, көндезге сәгать 14:00гә кадәр барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев