Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңачишмәлеләр Конституциягә төзәтмәләрне хупладылар

1 июльдә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү тәмамланды.

1 июльдә Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү бердәм гомумроссия тавыш бирү көне белән тәмамланды.

Яңа Чишмә районы сайлаучылары югары гражданлык активлыгы күрсәттеләр һәм 10990 сайлаучының 10445 се (95,04%) тавыш бирүдә катнашты. РФ Конституциясенә төзәтмәләрне 9209 сайлаучы хуплады (88,17%).

Тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр барды. Алдан тавыш бирү көннәрендә 25 июньнән 30 июньгә кадәр сайлау участокларында һәм өйдә 8934 сайлаучы тавыш бирде (сайлаучыларның 81,75% ы).

Территориаль сайлау комиссиясе тавыш бирү вакытында тәртип бозулар һәм шикаятьләр булмавын билгеләп үтә. Санитар-профилактик чаралар тулы күләмдә үтәлгән – тавыш бирүчеләрнең барысының да температурасын үлчәделәр, шәхси саклану чаралары бирелде, участокларда социаль дистанцияне үтәү өчен тамгалар куелды. Сайлау участоклары биналары һәм тирә-юньдәге территорияләр даими рәвештә дезинфекция чаралары белән эшкәртелде.

Тавыш бирү барышын 135 күзәтүче күзәтте.

Район башлыгы Вячеслав Козлов халыкның актив катнашуылары һәм дәүләтнең төп законына төзәтмәләрне хуплаганнары өчен барлык сайлаучыларга, сайлау комиссияләре әгъзаларына, күзәтүчеләргә, авыл җирлеге башлыкларына, предприятие һәм учреждение җитәкчеләренә, полиция хезмәткәрләренә Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне әзерләүдә һәм үткәрүдә башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев