Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңачишмәлеләр Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Морозов өчен тавыш бирделәр

    Рөстәм Миңнеханов өчен сайлаучыларның 93,34%ы тавыш бирде.

    Районда сайлауларда 10 439 (95,26 %) сайлаучы катнашты.
    РФ Дәүләт Думасына өстәмә сайлауларда 28 нче номерлы Түбән Кама бер мандатлы сайлау округы буенча Олег Морозов иң күп тавыш җыйды. Әлеге кандидат өчен 9 207 сайлаучы (88,4 %) тавыш бирде.
    Барлык сайлау участокларында куркынычсызлык чаралары күрелде -сайлаучыларның температурасы үлчәнде, битлекләр, бер тапкыр кулланыла торган ручкалар бирелде, куллар антисептик белән эшкәртелде.
    11-13 сентябрьдә сайлауларда шулай ук җирле үзидарә органнарына 111 депутат та сайланды.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: