Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңачишмәлеләргә җәмәгать урыннарына барудан тыелырга киңәш ителгән

Безнең районда мәдәни, спорт һәм күңел ачу учреждениеләре вакытлыча эшләми.

Коронавирус таралу куркынычы белән бәйле рәвештә рестораннар, кафе, ашханәләр (эшчеләрдән тыш), матурлык салоннары, сәнәгать товарлары кибетләре ябылган.
Яңа Чишмә РҮХ, даруханәләр, ФАПлар һәм азык-төлек кибетләре элекке режимда эшли.
Район газетасы редакциясе сайт, социаль челтәрләр алып бару һәм газета чыгару буенча эшчәнлеген туктатмый.
Россия Президенты Указы нигезендә кайбер оешмаларда бу атна эшчеләргә хезмәт хакын саклап калу белән ял атнасы дип игълан ителде.
Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең «Коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»гы карары кабул ителде.
Район җитәкчелеге халыкка, бигрәк тә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, бик кирәк булмаганда өйдән чыкмаска, кибетләргә, даруханәләргә һәм хастаханәгә барудан тыелырга куша.
 Хөрмәтле район халкы, һәр авыл җирлегендә 65 яшьтән өлкәнрәк булган ялгыз яшәүче гражданнарга азык-төлек һәм табиб рецептыннан башка сатып алына торган дару препаратларын китереп бирүдә ярдәм күрсәтү буенча волонтерлар төркеме булдырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев