Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңачишмәлеләрнең чәчәк җәннәте

Яңа Чишмәдән 60 гаилә йорт яны һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерү өчен авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесеннән Рәхмәт хатлары алды.


Безнең район, бигрәк тә җәй көне, паркларда һәм аллеяләрдә чәчәк түтәлләре, шулай ук учреждениеләр тирәсендә төрле чәчәкләр белән балкып торганда, көннән-көн матурлана бара. Районда яшәүчеләрнең дә күпчелеге йорт тирәләрен, йорт яны территорияләрен бизәүгә игътибар итә башлады. Ел саен шундый матурлыкка битараф булмаган кешеләр арта бара. Яңа Чишмәдә җирле хакимият быел халыкка мораль яктан ярдәм күрсәтергә һәм матурлык утраулары булдырганнары өчен рәхмәт белдерергә карар иткән.
Яңа Чишмәнең барлык урамнарын йөреп чыккач, без зур канәгатьләнү белән игътибарга лаек территорияләр 60 кына түгел, ә күбрәк тә булуын билгеләп үттек. Матурлык яратучылар кулы белән иҗат ителгән оазислар Совет, Яр буе, Ленин, Чернышевский, Октябрь урамнарында гына түгел, ә бу урамнарга караганда кечерәк булган Заливная, Чекин, Бакча, Завод, М.Горький, Болын урамнарында һәм башка күп кенә урамнарда да бар.
- Яшәгән йорт янындагы матурлыкны булдыру өчен күп акча да, зур хезмәт тә  кирәкми, - ди Заливная урамындагы 16 нчы йортта яшәүче Людмила Иванова, – чәчәкләрне утыртасы һәм су сибәсе, чүп үләннәрен утыйсы. Аның нинди авырлыгы бар инде. Чәчәкләрне, иртә чәчәк атмасын өчен, якты һәм чыдамнарын утыртам. Безнең йортта яшәүчеләр үсентеләргә сакчыл карый, ә менә күрше газонда авыл ишегалды композициясе урнашкан, өстәлдәге самавырны чыгарып куйдык, кое ясадык. монда инде Ольга Старикованың  хезмәте һәм фантазиясе күп.
Әлбәттә, бакчадан читтә чәчәк композицияләре отышлы күренә, ягъни киртәләрнең бу ягында. Әмма һәркемгә дә мондый – үз өй тирәсен генә түгел, урамын да бизәп тору бәхете бирелмәгән. Светлана менә ниләр сөйли: «Урамда чәчәкләр утырту - күршеләр белән әрләшү генә ул. Мин моны эшләргә тырыштым, тик, кызганыч, үсентеләрне сарыклардан, хәтта тавыклардан да сакларга туры килде. Шуңа күрә бөтен матурлык койма артында. Ә менә Болын урамында һәм койма артында чәчәк түтәлен саклап калу кыен. Шунда йөргән кәҗә, мөгезләре һәм тояклары белән селкетеп, бөтен чәчәк бәйләмен тартып алачак».
Светлана Шерстобитова 30 га якын төрле чәчәк үстерә. Аның йорты каршындагы түрбакчада иртә яздан алып көзгә кадәр салават күпере шикелле, төрле төстәге чәчәкләр гөрләп үсеп утыра һәм аның бу матурлыкны башкаларга да күрсәтәсе килә, әмма кызганыч, ул коймалар артында, узып баручылар күзенә чалынмый. Моның сәбәбе шул ук - күршеләренең сарык-кәҗәләре урамда йөрүдә.  
Мондый күршеләрне мал-туар артыннан күзәтү түгел, йорт янында үскән шайтан таяклары да борчымый. Аз булса да, андыйлар бар, алар йорт яны территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен үтәргә теләмиләр, моның өчен аларны җаваплылыкка җәлеп итәргә мөмкин булудан да курыкмыйлар. Студенец яр буенда да шундый ук күренеш күзәтелә: бакчалары елга ярларына терәлеп торган кайбер кешеләр ел саен чистартып, төзекләндереп торасы урынга, киресенчә, теләсә нинди калдыклар ташлап, аны пычрата.
Шулай да язманы күтәренке нотада төгәллисе килә, чөнки, бернигә дә карамастан, район үзәгендә яшәүчеләрнең тырышлыклары бушка түгел: түрбакчалардагы чәчәкләр Яңа Чишмә халкын һәм кунакларны иртәдән кичкә кадәр сөендерә. Матурлык – ул чәчәкләрдә генә түгел: безгә чыршы, миләш яки каен үсентеләре үсеп торган участоклар да очрады. Алар янында тукталасы, күләгәдә басып, яфракларның шаулавын тыңлап торасы килә...
Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев