Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңадан теркәү планлаштырыла

Хәзергесе вакытта республикада 195431 бала мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен гомумбелем бирү учреждениеләренә йөри.

Өстәмә компенсация керемнәрне исәпкә алып түләнүне һәм 6 айга билгеләнүне исәпкә алып, агымдагы елның июленнән сентябрьгә чаклы социаль яклау органнары тарафыннан өстәмә компенсация билгеләүгә хокукларны яңадан теркәү үткәрү планлаштырыла.
Балалар бакчасы өчен компенсациягә хокукны яңадан рәсмиләштерү өлешендә халыкка уңай булсын өчен, социаль яклау органнары тарафыннан документларны кабул итү эше турыдан-туры балалар бакчаларында "мобиль офислардан" файдалану белән башкарыла. Моның өчен һәр балалар бакчасында хокукларны яңадан рәсмиләштерү өчен ата- аналарны кабул итү һәм балалар бакчаларындагы балалар санына карап билгеле бер кабул итү көннәре графиклары төзелгән. 250 "мобиль офис" эшләячәк (балалар саны 20 дән арткан балалар бакчаларында). Белгечләр балаларны кабул итәчәк балалар бакчаларының гомуми саны - 1280. Хокукларын кабат теркәтүгә мөрәҗәгать итүче гражданнар саны 67 мең кеше булыр дип планлаштырыла.
Безнең районда "Ландыш", "Теремок" балалар бакчаларында һәм район үзәгендәге башлангыч мәктәп-балалар бакчасында (балалар саны 20 дән күбрәк булган) 11-14 август көннәрендә (кичке сәгать 4 тән 6 га чаклы) "мобиль офис" эшләячәк.
Калган ата-аналар расланган график нигезендә турыдан-туры Матди ярдәм үзәгенең 32 нче номерлы бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә алалар, адресы: Яңа Чишмә авылы, Совет урамы, 80, 109 каб. Чиратта басып тормас өчен алдан язылырга мөмкин. Тел.: 2-22-98, 2-20-30

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев