Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңартылган «Факел» балалар сәламәтләндерү лагеры беренче сменаны каршы алды

Өч ел республика программасы буенча «Факел»га капиталь ремонт ясалды. Бу вакыт эчендә реконструкцияләүгә, төзекләндерүгә, лагерьга кадәр асфальт юл төзүгә 100 миллион сум акча киткән.

28 июньдә барлык эшләрне дә тәмамлаганнан соң тантаналы ачу чарасы булды. Ә лагерь территориясендә шактый эшләр башкарылган. «Җәй - балаларга» республика программасы кысаларында гомуми мәйданы 317 кв.м. булган 80 урынлык иркен ашханә, душ кабиналары һәм санузеллары булган мунча-кер юу комплексы (160 кв. метрдан артык), контроль-үткәрү пункты, клумбаларны төзекләндереп асфальт тротуарлар дисеңме. Яңа заманча светодиодлы тимер баганалар урнаштырганнар, 20гә якын яңа яктырткыч өстәгәннәр (12 иде). Барысы да лагерьның ел әйләнәсендә эшләү мөмкинлеге белән югары дәрәҗәдә эшләнгән  барлык фотоларны безнең сайтта карагыз).

Тик бу әле ахыры түгел икән. Лагерьны ачу тантанасына килгән кунак, ТР Яшьләр министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков шушы көннәрдә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның «Факел»ны финанслауны тагын 2 млн.сумга килештерүен әйтте. «Бу лагерьга планнарыбыз зур. Без ирешелгәннәрдә тукталып калмаячакбыз, киләсе елда сәхнә-амфитеатр төзелеше планлаштырыла, матди-техник базаны ныгыту дәвам итәчәк». Район башлыгы Вячеслав Козлов реконструкциядән соң «Факел» ел әйләнәсе сәламәтләндерү лагеры булачак, газ кертәсе генә калды, дип өстәде. Киләсе елга бу да эшләнәчәк. «Өстәвенә, янәшә генә чаңгы базасы, ял итүчеләр чаңгы белән шөгыльләнә алачак», - дип билгеләп үтте ул.

Район башлыгы реконструкция белән шөгыльләнүче төзүчеләргә рәхмәт белдерде: болар - «Чишмә-Сервис» ҖЧҖ (җитәкчесе Шәүкәт Сабиров), «Алексеевскдорстрой» ААҖ (җитәкчесе Динар Әхмәтшин), Яңа Чишмә электр челтәрләре (җитәкчесе Илнур Хисмәтуллин), шулай ук мәгариф бүлеге, бигрәк тә, территорияне төзекләндерү белән шөгыльләнүче район мәктәпләре. Төзелеш оешмалары җитәкчеләренә һәм Яңа Чишмә гимназиясе, Акбүре, Ленино, Красный Октябрь, Волчья Бистәсе һәм Черемухово мәктәпләре директорларына район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Кунаклар балаларга яхшы ял итүләрен, биредә тудырылган искиткеч шартлар аларның сәламәтлегенә һәм укуына файда китерүен теләделәр.

Балалар флэшмоб биеделәр, яшь йолдыз Богдана Синявина җыр башкарды. Тантананы ачу һәм хөрмәтләүдән соң Ринат Садыйков район җитәкчелеге белән яңартылган объектны карады.

«Факел» лагерында берьюлы 80 бала ял итә ала. 28 июньдә 40 яшьармияче өчен атналык смена ачылды, шуннан соң 21 көн буенча тагын өч смена булачак. Лагерьда медицина хезмәткәре - булачак табиб, КДМУның 5 нче курс студенты Екатерина Ермолаева, педагог - оештыручы – активист, волонтер, гимназиянең хәзерге чыгарылыш укучысы Анастасия Лобанова һәм өч әйдаман, Яңа Чишмә спорт мәктәбенең физрук-тренерлары эшләячәк. Пешекчеләр - Яңа Чишмә гимназиясенең мәктәп ашханәсе хезмәткәрләре. Лагерь территориясе «Витязь» ЧОП хезмәткәрләре һәм 13 видеокүзәтү камерасы белән саклана. Бу хакта лагерь начальнигы Ирина Банцырева сөйләде.

Монда ук «Аҗаган» лагеры да урнашкан, анда ел саен уку җыеннары уза, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балалар, ятим балалар һәм ата - ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен «Галактика балалары» лагеры да бар. Балалар әңгәмә барышында көнгә биш тапкыр бик тәмле ашатулары турында сөйләделәр. Кайберәүләр «Факел»да беренче тапкыр ял итә, алар монда булуларына бик сөенәләр. Биредә көн саен күңел ачу программалары, квестлар, ярышлар, турнирлар, конкурслар, спорт ярышлары, спартакиадалар үткәрелә.

«Факел» елдан-ел заманчарак була бара. Хәзер бу гаҗәеп матур табигать почмагында чын мәгънәсендә мәдәният һәм уңайлылык оазисы хөкем сөрә. Бу матур, уңайлы һәм өйдәгечә җылы җәйге лагерьда бер генә тапкыр булса да ял иткән кеше бирегә кабат килергә тели, бу чыннан да шулай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев