Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якташларыбыз беренче бөтендөнья сугышында

(Ахыры. Башы 79 нчы санда)

 «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы район авыллары буенча «ТАССР төзелүнең 100 еллыгына» рубрикасы астында беренче бөтендөнья сугышында катнашучылар турында материаллар бастыра башлый.
Бу елларда якташларыбыз өлешенә шактый авырлык туры килгән. Нәкъ менә алар, беренче бөтендөнья сугышында исән калганнар революцион вакыйгаларда, гражданнар сугышында катнашканнар, ачлык кичергәннәр, тыныч тормыш корганнар, колхозлар төзегәннәр. Кулына корал алып, икенче бөтендөнья сугышында катнашкан кешеләр дә бар, безнең аларны онытырга хакыбыз юк!  
Мәгълүматларны мөстәкыйль алырга теләүчеләр «Яндекс» та түбәндәге адреслар буенча бу порталга керә алалар: «Мемориал» ОБД, бит ахырында – «1914-1918 еллардагы сугыш геройлары» - «Сугыш геройлары» яки dwar.mil.ru сылтамасы буенча – «Сугыш геройлары».
Анда 106 якташыбызның званиесе, хезмәт урыны, яралануы, контузия, госпитальдә дәвалану, вакыйга даталары белән үлгән яки хәбәрсез югалган булуы, кайберләренең белеме һәм гаилә хәле күрсәтелгән. Без бу исемлекне бастырабыз. Бәлки алар арасында күпләрнең туганнары әле дә кече ватаннарында яшидер.
Пузиков Иван Иванович, Макаров Егор Федорович, Лазарев Антон Павлович, Клюшкин Семен Васильевич, Фомичев Петр Иванович, Роднин Иван Петрович, Зарубин Матвей Осипович, Попков Андриан Никифорович, Чибизов Михаил Дмитриевич, Скачков Федор Иванович, Корнилов Стефан Иванович, Роднин Иван Васильевич, Маслаков Петр Иванович, Домащев Ефим Иванович, Сыров Григорий Михайлович, Губкин Петр Захарович, Лосев Михаил Назариевич, Лосев Петр Евгеньевич, Сесин Иван Петрович, Андреевский Николай Андреевич, Лихачев Степан Федорович, Лихачев Федор Григорьевич, Кудряшов Игнатий Захарович, Холин Николай Григорьевич, Суворов Иван Иванович, Лазарев Иван Логинович, Бабин Дмитрий Давидович, Муханов Иосиф Петрович,
Сушков Даниил Евгеньевич, Фомичев Александр Михайлович, Добрынин Дмитрий Матвеевич,
Роднин Иван Кузьмич, Малышев Александр Алексеевич, Копченков Яков Алексеевич,
Макеев Амфилафий Иванович, Желтков Андрей Карпович, Зайцев Григорий Митрофанович,
Пузиков Алексей Иванович, Шешолин Николай Кондратьевич, Тюкин Иван Петрович, Леонов Андрей Иванович, Чураков Семен Алексеевич, Фомичев Григорий Евдокимович.
Якташыбыз Чибизов Кузьма Дмитриевич турында бераз күбрәк мәгълүмат беләчәкбез:
«Яңа Чишмәдә туган. 94 нче Енисей пехота полкында башта кече, аннан соң өлкән унтер-офицер сафында хезмәт итә. 1916 елның 5 мартыннан 1916 елның 12 мартына кадәр сугышларда батырлык күрсәткән өчен IV дәрәҗә Георгий тәресе белән бүләкләнә (бүләкләү номеры-474069).
1914 ел ахырында кече унтер-офицер Чибизов сугышта яралана һәм лазаретка урнаштырыла. Лазареттан өземтә буенча 1915 елның 15 гыйнварында Петроградка граф Алексей Орлов -Давыдовның эвакуация лазаретына җибәрелә.
 1915 елның 28 июлендә (Польша өчен барган сугышларда) чираттагы яралану ала һәм 24 нче пехота дивизиясе лазаретына җибәрелә. Документларда Кузьма Дмитриевичның гаиләсе булган дигән тамга бар.  
Яңа Чишмә авылыннан Михаил Иванович Лихачевның кызы Зоя Михайловна Яңа Чишмә туган якны өйрәнү музеена әтисе һәм нәселнең башка вәкилләре турында уникаль документлар тапшырган. Алар арасында Михаил Ивановичның 1900 һәм беренче бөтендөнья сугышы елларында төшкән фотолары, Матвей Лихачевның хәрби отставкага китүе турында таныклык (Михаил Ивановичның абыйсы) һәм яралану буенча гомерлек пенсия билгеләү турындагы документ бар. «Император Галиҗәнапләре Александр III канцеляриясе» күчереп язучысының матур каллиграфик язуы белән унтер-офицер Матвей Лихачевның Эстлянд полкында хезмәт итүе турында язылган. «Аерым хөрмәтләү билгеләре» графасында 1865-1869 елларда Польша фетнәсен бастыру өчен медале һәм 6 ел эчендә «мактауга лаек хезмәт» өчен билгесе бар. 75 сум хезмәт хакы алган. Пенсия таныклыгы 1878 елның 3 декабрендә Чистай шәһәрендә бирелә. – Бу уникаль документ! Уникаль! – аны Акбүре мәктәбенең тарих укытучысы Вәсил Вәлиуллин шәрехләде, ул безгә әлеге мәкале өчен мәгълүмат бирде.  - Польша фетнәсе вакыйгалары Россия тарихы дәреслегенә әле генә кертелгән. Димәк, якташыбыз – ул вакытның «кайнар ноктасы» нда турыдан-туры катнашучы булып чыга. 1958 елда СССР дәүләт хәрби-тарихи архивының Үзәк идарәсе тарафыннан бирелгән тагын бер документ. Аннан Зоя Михайловнаның әтисе Михаил Лихачевның 1915 елдан 1918 елга кадәр гвардиядә Гренадер резерв полкында хезмәт иткәнлеген, Петроград гарнизонының башка өлешләре белән бергә Бөек Октябрь социалистик революциясендә катнашканлыгын беләбез. Лихачевлар нәселендә менә шундый батыр ата-бабалары булган.
Күп кенә гаиләләрдә ата-бабаларының исемнәрен (әлбәттә, алар барысы да ХІХ гасырда ук туган),  аларның беренче бөтендөнья сугышында булулары, хәрби бүләкләре, башка биографик фактлары турында беләләр, фотосурәтләр дә бардыр. Аларга үтенечебез бар – газетада мәкаләләр әзерләү өчен җавап бирсәгез иде. Әгәр билгеле түгел икән, безнең бастырып чыгару шушы мәгълүматларны эзләүгә, нәсел шәҗәрәсен төзүгә башлангыч булачак, ата – бабаларыбызны, бигрәк тә Ватаныбызның данлы улларын, героик вакыйгаларда катнашучыларны белергә кирәк бит.
Ольга ИВАНОВА әзерләде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X