Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгын чыгу куркынычы янаган чор җитте

Янгын чыгу куркынычы янаган чор башлануга янгыннар белән хәл катлаулана. Кагыйдә буларак, бу чорда коры үлән, чүп-чар санкцияләнмәгән рәвештә яндырыла, еш кына урман һәм дала янгыннары чыга.

Статистика урман һәм дала янгыннарының сәбәпләре ташландык, сүндерелмәгән учаклар, калдырылган тәмәке һәм шырпы, коры үлән яндыру булуын күрсәтә.

Бу уңайдан:

Учаклар ягу, коры үлән һәм чүп-чар яндыру катгый тыела;

Табигатькә чыкканда ут белән бик сак булыгыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез.

Ел саен җирләр ачылганнан соң ут белән саксыз эш итү һәм балалар шуклыгы аркасында узган елгы үләнгә ут кабу очраклары арта. Кагыйдә буларак, мондый яну күпчелек очракта контрольдә тотылмый, зур тизлек белән зур мәйданнарда тарала. Еш кына ул хуҗалык корылмаларына, ә кайбер очракларда кешеләр тормышына реаль куркыныч тудыра.

Узган елгы коры үләнне яндыру җир өчен файдалы, аны көл белән ашлый, дигән ялган фикер дә бар. Шуңа күрә күп кенә гражданнар коры үләнне махсус рәвештә яндыралар. Чынлыкта, моның файдасы юк: үләнне яндырганда бик күп файдалы микроорганизмнар, шул ук вакытта яңа баш калкыткан үлән дә үлә. Моннан тыш, коры үләннән ут сезнең участоктагы корылмаларга да җиңел генә үрли ала.

Түбәндәгеләргә һичкайчан юл куймагыз:

- коры үләнне яндырмагыз;

- чүп-чарны контрольсез яндырмагыз;

- тәмәке тартканда сак булыгыз: сүндерелмәгән тәмәке яки шырпы коры үләнгә ут кабуга китерә.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу гражданнарга 2000 сумнан 3000 сумга кадәр, вазыйфаи затларга 6000 сумнан 15000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Янгынга каршы махсус режим шартларында кылынган шундый ук гамәлләр вакытында гражданнарга 2000 сумнан алып 4000 сумга кадәр; вазыйфаи затларга 15000 сумнан алып 30000 сумга кадәр административ штраф яный.

Янгын килеп чыккан очракта янгын сагына 01 телефоны яки 101 кәрәзле телефоны аша нәрсә һәм кайда януын, кем шалтыратуын хәбәр итәргә кирәк.

Исегездән чыгармагыз! Янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк!

А. В. ФОМИН, МОНДның өлкән инспектор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев