Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ярминкә гөрләде

Үткән шимбәдә район үзәгендә көзге ярминкә оештырылган иде, ул 1 октябрь - Өлкәннәр көне һәм 4 октябрь - Корбан бәйрәме алдыннан үткәрелде.

Көзге икенче ярминкә бик бай һәм матур иде. Һәр авыл җирлеге көзге үрнәктә үзләренең сәүдә палаткасын ясаган. Киштәләрдә картузларда кабаклар, чөгендерләргә күзләр ясап, яулык бәйләгән һәм күзлек кигән кәбестәләр, "ваза", "Чебурашка", "ташбака" һ.б. булып ясалган кабак ише нәрсәләр байтак иде. Товарларны гөмбәләр, кызыл миләш, төрле төсләргә кергән көзге яфраклар белән бизәп куйганнар. Ә ярминкә бәяләрен көзге яфракларга ошатып язып элгәннәр. Сатуда бакчада үстерелгән көзге уңыш, авыл хуҗалыгы продукцияләре, табигать байлыклары да бар иде.
Шәхси ярдәмче хуҗалыклар йорт кошлары түшкәләре алып килгәннәр (1400, 1200 сумнан). Тере казлар, үрдәкләр, тавыклар да бар иде. Камадан яңа тотып алынган балыклар алып килгәннәр.
Ит тә байтак иде: сарык ите - 260, дуңгыз ите - 220-240, сыер ите - 230 сумнан сатылды.
-Итне сатып алучылар бик күп, дип сөйли Әлфия Гыйльметдинова, - барлыгы 250 килограммга якын сыер ите саттык. Аның күршесе Һаҗәр Шәйхетдинова да зарланмады: 10 нчы яртыга 150 кг-га якын ит саткан иде инде.
Бал һәр җирдә куелган - быел бал елы ич! Сатуда нинди генә төрдә гөмбә юк иде, 1 литрлы банка гөмбә бәясе 100 сум, ярты литрлы банкадагылары - 50 сум. Банкаларга әзерләп куелган гөмбәләр Ленино авыл җирлегенеке аеруча яхшы иде.
-Авыз итегез, авыз итегез, яңа ясалган корт, дип тәкъдим итәләр Тубылгытау авыл җирлеге палаткасында, - 10 сумнан менә дигән бәрәңге бар (берникадәр вакыттан соң күмәртәләп сатып алып та бетерделәр - О.И.).
Район ярминкәләрендә хуҗалыклардан алып килгән (өйдәге) сөткә сорау зур булу һәркемгә мәгълүм. Петропавел Бистәсеннән килгән Александра Ефремова моны тагын бер кат раслады.
-10 нчы яртыга без 20 кг тирәсе эремчек саттык инде.
-Мин бер банка каймак, эремчек сатып алдым. Үзем кәбестә тозласам да, бик кызыктым әле, ярты литрлы банка сатып алдым, - дип үз фикерләре белән уртаклашты сатып алучы Наилә Кәбирова.
Красный Октябрьдән килгән сатучылар Ольга Ганиева һәм Резедә Ногманова бу вакытка күпме әйбер сатылуын язып алдылар. Исемлектән күренгәнчә, сәгать ярым эчендә 4 кг суган, 4 литрдан артыграк сөт, 9 кг кәбестә, 5 дистә йомырка, кабак, эремчек сатылган. Тирә-юньдә дә шуның ишеләрне сатып торучылар булганда, бу бер дә начар күрсәткеч түгел.
-Бездән 8 сумнан кәбестәне бик күп алдылар, - диделәр күрше палаткада сату итүче Черемухово АҖ вәкилләре.
-Өч әби булган барлык боланны сатып алдылар, - диделәр Волчья Бистәсеннән килүчеләр.
-Ә без килограммы 7 сумнан бодай һәм 6 сумнан арпа алып килгән идек. Басарга да өлгермәдек, бер ир кеше (1 тонна) арпаны сатып алып та бетерде, күп тә үтмәде бодайны да алдылар. Хәтта ярты сәгать тә басып тормадым, - дип сөйләде "Яңа Чишмә"нең Шахмай бүлекчәсеннән "Газель" автомашинасы шоферы.
Яңа Чишмә КМС заводының сөт продукцияләрен һәм яшелчәләр сатучы эшмәкәрләрнең дә үз сатып алучылары булды. Агач үсентеләре, банкалар, капкачлар да сатылды.
-Мин крыжовник, карлыган, алмагач куаклары сатып алдым, хәзер аларны утыртыр өчен менә дигән вакыт, - дип сөйли Екатерина авыл җирлеге башлыгы Наталья Баранова.
Яңа Чишмә гимназиясе, урта мәктәп, "Теремок" балалар бакчасы теләге булган барлык кешеләрне бушлай кайнар чәй, коймаклар, кәнфитләр белән сыйладылар. Гимназиянең мәктәп яны участогында үстерелгән яшелчәләре куелган үз киштәләре бар иде. Күпчелек халык мәктәпнең яшелчә саклау урыныннан күбрәк сатып алу өчен сатучыда язылдылар. Ленинодан килүчеләр - күчмә кафе - үзләренең шашлыклары һәм пешкән ризыклары белән гадәттәге урыннарына баскан иделәр. Тәмле шашлык исе халыкны үзенә җәлеп итеп торды.
Ярминкә бәяләреннән Яңа Чишмәдә пешерелгән камыр ризыклары күз ачып йомганчы сатылып бетте. Сатучылар да канәгать: - Пешерүгә үк бүген инде ничәнче тапкыр алып киләбез, бик тиз алып бетерәләр.
Баланны сатып алучы теге өч әби дә килеп чыкты (ярминкәгә алар бергә килгәннәр икән). Шуның берсе тәгәрмәчле сумкасына инде шактый ук шыплап тутырылган әйберләре өстенә тагы нидер салып маташа иде:
-Ни теләгән булсам, барын да сатып алдым, өстәвенә, күптән күрмәгән танышларымны очраттым. Ярминкәдән мин бик канәгать: бөтенесе бар, һәркемгә җитәрлек, - диде ул.
Һава торышы да сөендерде, "әбиләр чуагының" иң матур көннәрнең берсенә туры килде. Бу көнне выручка 460 мең сум тәшкил итте.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X