Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ярминкә күңелле үтте

Үткән шимбәдә 14 сентябрьдә район үзәгендә көзге ярминкәләргә старт бирелде. Бу әле көзге ярминкәләрнең беренчесе иде, шуңадырмы ул әлләни зур булмады. Әмма, шуңа да карамастан, сатып алучыларга тәкъдим итәрлек нәрсәләр бар иде.

Җирле җитештерүчеләрнең кондитер әйберләре һәм камыр ризыклары иң күбе иде. Сатуга чыгарылган итне тиз арада сатып алып бетерделәр. Яңа Чишмә колбаса цехы һәм КМС заводы да үз продукцияләрен тәкъдим итте. Төрле калибрдагы банкалар, капкачлар һ.б. да сатуда бар иде. Район үзәгендәге мәктәпләр үзләренең мәктәп яны участокларында үстергән уңышларын алып килгәннәр. Ярминкәдә яшелчәләр, бал, карбыз, Кама балыгы, тере тавыклар һәм үрдәкләр белән сәүдә иттеләр, шулай ук Самарадан чәйләр һәм сөлгеләр дә алып килгәннәр. Шахмайдан борчак, арпа, солы, бодай (бусын исә тиз арада алып бетерделәр) белән сату иттеләр. Бәрәңге бакчасындагы туфракны баету өчен горчица орлыгы яхшы сатылды.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре теләүчеләрне коймаклар, тәм-томнар һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Музыка яңгырап торды, шашлык та әзерләгән иделәр. Кыскасы, ярминкә күңелле үтте.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев