Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ярминкәгә чакырабыз

2015 елның 16 июнендә Яңа Чишмә районы Мәшгульлек үзәге белгечләре вакансияләр ярминкәсе үткәрә. Район предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләрен ярминкәдә катнашырга чакырабыз. Эш эзләүче гражданнар катнашучы предприятие вәкилләреннән турыдан-туры вакансияләр турында мәгълүмат ала алалар, эшкә урнашырга юллама алу мөмкинлеге дә бар. Әңгәмә барышында эш бирүчеләр вәкилләре ярминкәдә катнашучыларны эш шартлары, ялланган...

2015 елның 16 июнендә Яңа Чишмә районы Мәшгульлек үзәге белгечләре вакансияләр ярминкәсе үткәрә. Район предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләрен ярминкәдә катнашырга чакырабыз.
Эш эзләүче гражданнар катнашучы предприятие вәкилләреннән турыдан-туры вакансияләр турында мәгълүмат ала алалар, эшкә урнашырга юллама алу мөмкинлеге дә бар.
Әңгәмә барышында эш бирүчеләр вәкилләре ярминкәдә катнашучыларны эш шартлары, ялланган персоналга куелган таләпләр белән таныштырачаклар, кызыксынган сорауларына җавап бирәчәкләр. Мәшгульлек үзәге белгечләре эшкә урнаштыру, һөнәри белем бирү, кабат укыту, хезмәт һәм гарантияләр турында консультатив хезмәтләр күрсәтәчәкләр.
Вакансияләр ярминкәсе Яңа Чишмә авылы, Ленин урамы, 93 йортта узачак. Ул сәгать 9 да башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев