Ярыш атлары
Фермер Николай Скоков өчен быелгысы елның спорт сезоны уңышлы булды. Ат спорты буенча күп санлы ярышларда катнашып, аның атлары юртаклар узышында традицион 13 приз яулаганнар һәм Россия ат заводлары арасындагы рейтинг буенча бишенче урынны билиләр. Евгений СТАРОВ Быелгысы ел безнең ат тотучылар - үрчетүчеләр өчен уңышлы булган. Алар Ульяновск һәм...
Фермер Николай Скоков өчен быелгысы елның спорт сезоны уңышлы булды. Ат спорты буенча күп санлы ярышларда катнашып, аның атлары юртаклар узышында традицион 13 приз яулаганнар һәм Россия ат заводлары арасындагы рейтинг буенча бишенче урынны билиләр.
Евгений СТАРОВ
Быелгысы ел безнең ат тотучылар - үрчетүчеләр өчен уңышлы булган. Алар Ульяновск һәм Казан ипподромнарында үткәрелгән ярышларда катнашканнар. 2012 елда безнең юртаклар орлов токымлы юртаклар арасында барлык традицион призларны уйнатуларда катнашкан, Идел буе чемпионатында кубок отканнар. Ульяновск ипподромында Скоковның (рәсемдә: абыйлы-энеле Сергей һәм Николай Скоковлар -сулдан уңга) ике яшьлекләр арасында иң яхшысы дип танылган "Гаубица" исемле биясе, ә Казан ипподромында - өч яшьлекләр арасында иң яхшы булган һәм бу сезонда 10 стартның 8сендә җиңү яулаган (бер ел элек ул Ульяновск ипподромында ике яшьлекләр арасында иң яхшысы булган) "Классика" биясе тора.
Быелгы сезонда "Былая мечта", "Весенний", "Пион", "Ковбой", "Иппика", "Кипр", Шишкин мемориалы, Алтай ат заводы призы һ.б. бик күп призларга ия булганнар. Алда атап үтелгән юртаклардан кала, үзенең спорт карьерасын төгәлләгән легендар "Бекас", шулай ук "Победа", "Бамия" бияләре җиңү яулаганнар. Ставка нәсел айгырларына түгел, ә бияләргә ясала, чөнки алар яңа чемпионнар бирүче бияләр булып торалар. Селекция эшләрен яхшырту өчен быел Мәскәү ат заводыннан "Босфор" атлы нәсел айгыры алганнар.
Заманында ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы аны 57 ат заводы өчен алган булган (соңыннан бу ният барып чыкмаган). "Босфор"ның эзләре Мордовиядә табыла, аннан, бик озак сөйләшүләр алып барганнан соң, аны Скоковның ат заводына алып кайталар. "Босфор" Мәскәүдә Дерби классы узышларындагы призларга тиң булган "Барс" призын откан булган. Хәзер дә төрле сөйләшүләр алып барыла һәм якын араларда Тамбовтан Украинаның Дубр ат заводыннан "Шток" нәсел айгыры алачаклар. Әлеге юртак шул ягы белән кызыклы, анарда данлыклы "Барчук" юртагы нәсел каны ага. Шушы юртакларны алгач нәселе эше яхшырачак, югары генетик потенциалга ия булган токым алу, ә үткәрелгән тренировкалар нәтиҗәсендә орлов юртакларының иң яхшы токымнарын үстерергә мөмкин булачак.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фермер хуҗалыгына зур ярдәм күрсәтә. Әгәр быел атларны Казан ипподромында асрауга 500 мең сум күләмендә субсидия бүлеп бирелгән булса, киләсе елга ул 1 млн. сумга җитәчәк, бу 20 баш юртакны асрауга мөмкинлек бирәчәк. Узган ел тренингта 16 баш ат булса, киләсе елга 25 баш булачак. Хәзер яшь атлар ныклап ашатыла һәм ипподромга куюга әзерләнә. Нәсел эшләре буенча Скоковның ат заводы эшенә Россия ат үрчетү институты комиссиясе, ТР ат үрчетү һәм ат спорты Федерациясе югары бәя биргән. Яшь атларны әйбәт карау һәм үстерүләре, нәсел айгырларын һәм бияләрне дөрес сайлап максатка юнәлешле нәсел эше алып барулары билгеләп үтелгән. Заводта орлов токымлы юртакларны популярлаштыру һәм тарату буенча нәсел репродукторы булдыру турында карар кабул ителгән. Күптән түгел ТНВ каналыннан төшерү төркеме ат заводы турында фильм төшергән, якын араларда аны телевизор экраннарыннан күрсәтәчәкләр. Рәсәйдә күрсәткәннән соң фильмны халыкара кинофестивальгә җибәрергә ниятлиләр.
"Гипс" атлы нәсел айгыры Ульян ипподромында традицион "Барс" призына ярышта (тышкы кыяфәте буенча) югары бәя алган. Жюри составында Рәсәйнең юртаклар спорты берлеге Федерациясе вәкиле Алла Ползунова да булган. Рәсәйнең юртаклар спорты берлеге ярышларында чыгыш ясау статистикасы буенча, Рәсәйнең ат заводлары рейтингында фермер Николай Скоковның ат заводы 5 урынны били. 13 мәртәбә - беренче, 10 мәртәбә - икенче, 15 мәртәбә - өченче урын яуланган. 13 октябрьдә сезон төгәлләнгән, хәзер атлар ял итәләр, беренче кар төшүгә яңа тренировкалар һәм киләсе спорт сезонына хәзерлек башлана. Ат спортын үстерүгә ат өстендә йөрүче тренерлар Валерий Никоноров, Дмитрий Булыгин, Петр Макаров, Евгений Бульканов, Ирина Бакурина, Фәһим Халиков зур өлеш кертәләр - алар Николай Скоков үстергән юртакларда югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Киләсе елда да юртаклар 6 тренинг бүлекчәсендә тренировка үтәчәкләр (2-се - Ульянда, 4-се - Казанда). Фермер хуҗалыгын алып баруда Николайга ир туганы Сергей да нык ярдәм итә. Алар эш көнен ат заводында башлыйлар, проблемаларны бергәләп хәл итәләр. Атларны фанатларча яратканга, үз-үзләрен аямаганга ат спортында шундый уңышларга ирешәләр. Эшкә шундый караш булганда киләчәктә дә аларны яңа җиңүләр, яңа уңышлар көтәсенә шик юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев