Районда үткәрелә торган чараларда "Волонтерлар" яки "СМС - балалар", "ЮИД" һ.б. язулар төшерелгән футболкалар кигән өлкән сыйныф укучыларын, ә алар белән бергә аларның әйдаманы Евгения Янованы бик еш күрергә туры килә.
- Инициативалы, эшлекле, җаваплы. Балаларны үз үрнәгендә "дәртләндереп җибәрә" белә, бай идеялы, аларны бергәләп тормышка да ашыралар. Районда яшьләр тормышы өчен байтак эшләр башкара, - ди аның хакында яшьләр бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева.
- Безнең Евгения Петровна - тәҗрибәле остаз һәм үз эшенең остасы, - ди яшь кыз Марина Макарова. - Шаян, ярдәмчел, көр күңелле. Ул үз алдына максат куя һәм шуңа ирешә дә. Чөнки безнең эшчәнлек - ул бит район үсешенә өлеш кертү генә түгел, ә үз сәләтеңне ачу да.
Алда санап үткән оешмалардан тыш, райондагы "Татарстан варислары берлеге", профилактика отрядлары, "Яшь янгын сүндерүчеләр", Яшь экологлар һәм журналистлар, "Яшь армиячеләр" һ.б. да Евгения Янова опекасында (карамагында). Болар бар да акча түләнми торган җәмәгать эшләре, димәк, яшьләр әйдаманы бу эш белән җан кушуы буенча шөгыльләнә. Яшьләр көне алдыннан без аның белән әңгәмә кордык.
- Үзегез турында сөйләгез әле. Яшьләр белән эшегез нидән башланды?
- Мин Яңа Чишмәдә тудым, быел 29 яшь тулды (хәтта ышанасы да килми). Миңа калса, бу минем яшем түгел шикелле. Миңа әле һаман 17 яшь кенә кебек. Үз гаиләмнең тарихы белән бик тә горурланам, чөнки ата-бабаларым Яңа Чишмәгә иң беренче күчеп килүчеләрнең берсе булган. Җәмәгать эшләрен башкаруны 10 сыйныфта укыганда, инициативалы җитәкчеләр Р.С. Вафин һәм С.В. Сафонов башлангычында "Яшь гвардия"дә беренче әгъзалык билеты алгач башладым. Яңа Чишмә мәктәбендә эшләгән елларны җылы хисләр белән искә алам. Без хәзер дә балалар, ата-аналар, педколлектив белән яхшы мөнәсәбәттә торабыз. 2013 елдан бирле мин мәгариф бүлегендә методист булып эшлим. Ә минем өчен балалар оешмалары тормышына юл күрсәтүче булып Республика үзәгенең мәктәптән тыш эшләр буенча директор урынбасары Екатерина Чекмарева торды, аның белән мин квалификацияне күтәрү курсларында таныштым. Ни өчен ТОРМЫШ? Ә моны башкача әйтеп булмый!
- Районда сез курьерлык итүче балалар оешмалары турында тәфсилләбрәк сөйләгез әле.
- 2 сыйныфтан 11 сыйныфка чаклы булган барлык балалар да бездә кайсы да булса оешмага йөри. Һәрбер мәктәптә балалар оешмалары һәм югары сыйныф укучылары Советлары бар. "Әфлисун" балалар оешмаларының район Советына (БОРС) икешәр укучы кергән. Әлеге исемгә килгәндә, исеме җисеменә туры килә, без әфлисун өлешләре күк, барыбыз да тигез һәм бердәм. "Әфлисун" БОРС-ны гимназия укучысы Диана Сәлихова җитәкли, ул СТН-ның кече Советына керә, мин куратор буларак зур Советка керәм.
Мәктәпләрдә балалар оешмаларының координаторлары булып педагог-оештыручылар - минем яраткан ярдәмчеләрем эшли. Мәктәп Советларын директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары әйди. Яңа Чишмә мәктәбендә менә икенче ел инде яңа һәм яшь оешма - Рәсәй мәктәп укучылары хәрәкәте тормышка ашырыла.
- Сез райондагы аграр яшьләр берләшмәсе (АМО) рәисе булып торасыз. АМО нәрсә белән шөгыльләнә соң?
- ТР-да АМО авыл яшьләре белән эшләүне күздә тота. Без үзебезнең проектлар турында яздык - "Зур хәрефтән гаилә", "Авыл гаиләсе" һ.б. турында. Әле ярый район башлыгы теләктәшлек белдерә, бар нәрсәдә ярдәм итә. Авыл хуҗалыгы идарәсе белән берлектә без авыл һөнәрләре буенча профессиональ осталык конкурсларында катнашабыз. Безнең ТР да 1 урынны да алган бар - Германиягә юллама белән бүләкләндек. Быел ТР-ның АМО дүртенче туган көнен билгеләп үтте, 2018 ел безнең өчен юбилей елы булачак һәм сез дә безнең чаралар турында ишетерсез әле.
- Сезнең Яңа Чишмә чиркәве каршында җәмәгать эшегез дә бар бугай?
- Әйе, мин благочинныйның яшьләр белән эшләвендә ярдәмчесе булып торам. Шушы эш буенча башка благочинныйлар арасында без әйбәтләр исәбендә, акцияләр, чаралар үткәрәбез, барын да үзебез уйлап чыгарабыз. Благочинныйлар арасында барлык киңәшмәләрдә һәм чараларда катнашабыз. Биредә минем актив ярдәмчем дә бар - ул якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүче Настя Зиганшина.
- Яшьләрне нәрсәләргә өйрәтергә, ничек тәрбияләргә тырышасыз? Эшегездә проблемалар бармы, нинди теләкләрегез бар?
- Балаларга үзем белгәннәрне өйрәтергә тырышам. Иң мөһиме, балалар һәм яшьләр оешмасы балаларга тирә-юньдә социальләшү, күнегү, үзен табу мөмкинлеге бирә. Киләчәктә син кем булырга телисең, бу рольне хәзер ничек күрәсең - күзаллау тудырабыз.
Теләкләрем бар, әлбәттә: барлык чараларга да акча кирәк, аны исә безгә бүлеп бирмиләр. Быел әрсезләнеп, артыннан йөреп Казаннан брошюралар, тасмалар, наклейкалар, Җиңү көненә мәгълүматый стикерлар, РДШ, волонтерлар өчен футболкалар алып кайттым үзе. Район башлыгы ярдәме белән яшьармиячеләр өчен 60 комплект форма алдык. Мин моңа бик шат!
- Эшчәнлегегез сезнең өчен нәрсә? Гаиләгез эшегездә ярдәм итәме?
- Җәмәгать эшчәнлеге ул эш түгел, ә яшәү рәвеше. Мин шушы уйлар белән уянам һәм йокларга ятам. Кайчан? Кайда? Нәрсә үткәрергә? Без әле яшь, инициативабыз да җитәрлек, омтылыр нәрсәләр дә байтак. Җәмәгать эше аркасында минем дусларым бик күп, алар республика шәһәрләрендә генә түгел, Рәсәй буенча таралган.
Гаиләмә килсәк, кызым кечкенәдән минем янда - чараларда катнаша, футболкалар, значоклар сорый, аның Марина Макарова кебек буласы килә, димәк, мин барын да дөрес эшлим! Баланың максаты дөрес!
Әңгәмәне Ольга
Иванова алып барды.
Нет комментариев