Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшүсмерләр клублары эшен үзгәртергә кирәк

Яңа Чишмә районының террорчылыкка каршы комиссиясенең (ТКК) чираттагы утырышында яшьләр арасында профилактик эш алып бару мәсьәләләре һәм районда миграция торышы каралды. Утырышны район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.

Районда террорчылыкка каршы республика комиссиясенең эш нәтиҗәләре турында районның ТКК секретаре Ольга Зевакина хәбәр итте. ТКК карарларын үтәү буенча җитди кисәтүләр бар, аларны бетерергә кирәк.

«Форпост» МБУ директоры Наталья Козырева яшьләр арасында социаль-негатив күренешләрнең профилактик эше турында сөйләде. Тематик эш, нигездә, укучылар арасында үткәрелә һәм балигъ булмаганнарны Интернет челтәрендә дә, реаль дөньяда да куркынычлар турында кисәтүгә юнәлдерелгән.

Районда «Кибердружина» отряды оештырылган, ул деструктив төркемнәрне һәм сайтларны ачыклау өчен Интернет челтәрен даими күзәтеп тора. Кызганычка каршы, алар челтәрдә шактый, анда экстремизм, балалар порнографиясе, көчләү, наркотиклар сату һ.б. лар пропагандалана. Мондый төркемнәргә язылучылар булып 14-30 яшьтәге кешеләр тора.

Бәхеткә, безнең район халкы арасында андыйлар юк. Мониторинг даими дәвам итәчәк.Районда миграция торышы турында ЭЭМБ начальнигы Эдуард Жирнов җиткерде. 2020 елның 9 аенда 49 чит ил кешесе исәпкә куелган (29ы – Үзбәкстаннан, 19ы – Әрмәнстаннан). 73 чит ил кешесенең яшәүгә хокукы бар. Алар, нигездә, безгә эшкә киләләр.

Агымдагы елда миграция законнарын үтәү буенча 70тән артык тикшерү үткәрелгән, 5 беркетмә төзелгән, Үзбәкстаннан килгән бер кеше өенә кайтарылып җибәрелгән.

Комиссия утырышында катнашкан авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Эдуард Жирнов аларны җирлекләргә чит кешеләр килүен контрольдә тотарга, кирәк чакта аларны миграция бүлегенә җибәрергә кушты.

Ахырда Вячеслав Козлов яшүсмерләр клублары эшен үзгәртергә, авыр яшүсмерләрне спорт секцияләрендә шөгыльләнүгә күбрәк җәлеп итәргә,

( өстәвенә бушлай ), Интернет челтәрен системалы рәвештә тикшереп торырга, терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча конкрет эшләргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев