Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язгы ташуга хәзерләнәбез

Тиздән язгы ташу җитә, быел кар катламы да калын, шунлыктан язгы ташу - боз китү чорына җитди хәзерләнү сорала. Халыкның куркынычсызлыгын, биналарның, күперләрнең, юлларның, гидротехник корылмаларның (ГТС) сакланышын тәэмин итү максатларында район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан тиешле карар кабул ителде.

Хәзер районда боз тыгылуларга юл куймау буенча чаралар үткәрелә: елга  юлы куаклардан һәм ауган  агачлардан арындырылган, су акваторийларында  бозны кисү һәм каралту планлаштырылган, ГТС ның торышы  тикшерелә, Яңа Чишмә АҖ тарафыннан ике ГТС да сутөшергечтә коелар һәм суташлагычта керү һәм чыгу юллары (эшләпәләр) чистартылган, шулай ук су дәрәҗәсен күзәтеп тору өчен билгеләр (күпер янында) куелган.“ Алексеевскдорстрой“ ААҖ ның Яңа Чишмә участогы тарафыннан 5000  шәр тонна ПГС һәм вак таш әзерләнгән, автоюллардагы куркыныч участокларда (су басу янаган урыннарда) тәүлек әйләнәсе контроль алып барыла.
 Яңа Чишмә районы буенча районның тугыз торак пунктына су басу куркынычы яный (Яңа Чишмә, Петропавел, Красный  Октябрь, Әдәмсә, Ленино, Акъяр, Екатерина, Черемухово һәм Архангел). Бу авылларда куркыныч зонада 176 йорт урнашкан һәм аларда 640 кеше яши (шул исәптә  140 бала). Йортларның иң күбе район  үзәгендә: 129 йорт, аларда 485 кеше яши, калган авылларда 3-10 йорт.
Районда  язгы  ташуга – су басуларга каршы комиссия оештырылды, су басулар чорына хәзерлек буенча төп чаралар исемлеге расланды.
Шулай ук һәр авыл җирлегендә эш планы төзелгән, хәлләрне контрольдә тоту һәм кирәк булганда кичектергесез чаралар кабул итү өчен җаваплы кешеләр билгеләнгән.
Районда Шушма елгасы буенда боз тыгылу куркынычы янаган ике участок бар (район  үзәгендә үзәк күпер янында һәм Архангел Бистәсендә), аларда шартлату эшләре алып бару өчен районның ГТХ комиссиясе республикадагы тиешле хезмәткә заявка биргән.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенә сыек  терлекчелек калдыклары, минераль ашламалар, агулы химикатларның сулыкларга агып төшүенә юл куймаучы санитар-экологик чаралар үткәрү буенча авыл хуҗалыгы оешмаларының эшенә юнәлеш бирергә тәкъдим ителде.
Авыл җирлекләре башлыкларына һәм хуҗалык җитәкчеләренә халыкны, мал-туар һәм матди байлыкларны су баса торган территорияләрдән, бигрәк тә югарыда атап үтелгән торак пунктларда, эвакуацияләү зарурлыгы туган очракта вакытлыча урнаштыру пунктлары, көймәләр һәм башка коткару чараларын хәзерләү турында кайгыртырга кирәк. Су агыза торган бөтен корылмаларны да кардан һәм боздан чистартырга, сулыклардагы боз өстенә кисәтү билгеләре куярга кирәк.
Язгы ташу  чорында газ, энергия һәм су белән тәэмин итү, күперләр нормаль эшләргә тиеш. Карарда тиешле хезмәтләр алдына тәгаен бурычлар куелды.
Су басу куркынычы янаган җирдә яшәгән халыкка алдан хәстәрен күрү мәслихәт. Гадәттән тыш хәлләр туган очракта телефон номерларын белеп тору да зыян итмәс:
1. Районның бердәм диспетчерлык хезмәте – 01, 112, 101 (кәрәзле телефон), 2-30-01;
2. Полиция – 02, 2-26-73, 102 (кәрәзле телефон);
3. Ашыгыч ярдәм -03, 103, (кәрәзле элемтә);
4. Райгаз – 04, 104 (кәрәзле элемтә);
5. Район башкарма комитеты – 2-20-07, 2-20-09, 2-20-02;
6. Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты - 2-22-79

Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев