Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

Рус Тат
Җәмгыять

“Язгы миһербанлылык атнасы“

10 марттан 17 сенә чаклы районда "Язгы миһербанлылык атнасы" акциясе узды, дип хәбәр итте редакциягә оештыручы, мәгариф бүлеге белгече Евгения Янова. Акцияне РМЙ янында Яңа Чишмә гимназиясе һәм урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары башкаруында массакүләм флэш-моб белән Сәламәтлек көне ачып җибәргән. Икенче көнне үк район мәктәпләреннән волонтер отрядлары үзләренә беркетелгән...

10 марттан 17 сенә чаклы районда "Язгы миһербанлылык атнасы" акциясе узды, дип хәбәр итте редакциягә оештыручы, мәгариф бүлеге белгече Евгения Янова.

Акцияне РМЙ янында Яңа Чишмә гимназиясе һәм урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары башкаруында массакүләм флэш-моб белән Сәламәтлек көне ачып җибәргән. Икенче көнне үк район мәктәпләреннән волонтер отрядлары үзләренә беркетелгән ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре янында булып, өйдә һәм урамда җыештырырга булышканнар - "Кадерле өлкәннәрем" акциясендә 180 нән артык мәктәп укучысы катнашкан. Яңа Чишмә РҮХ балалар бүлегендә балалар белән үткәргән чара "Балаларга шатлык бүләк ит" дип аталган. 13 мартта үткән "Йөрәктән йөрәккә" дип аталган хәйрия концертында "Йолдызлык" район фестиваленең 300 дән артык финалга чыгучысы катнашкан.
Мәгариф бүлеге һәм "Ландыш" балалар бакчасы хезмәткәрләре район балалар бакчаларына йөрүче балалар һәм ата-аналар арасында РҮХ стационары пациентлары өчен китаплар (матур әдәбият) җыю эшен оештырганнар. Акция кысаларында җыелган китаплар терапия бүлегенә тапшырылачак.
Авыл җирлекләрендә һәм паркларда сугышта һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл янындагы территорияне җыештыру буенча оештырылган өмәдә мең ярымнан артык укучы - волонтер катнашкан.
17 мартта район мәктәпләрендә йомгак ясалып, "Язгы миһербанлылык атнасы" акциясен ябу тантанасы булып узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев