Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Язучы Шамил Шәйдуллинның тормыш истәлекләре

    Шамил турындагы истәлекләр дөньясында мине аңа илткән юллар, андагы түмгәкләр,шатлыклар белән бүлешергә булдым. Без икебез пар канат, мине аңа илткән гомер сукмагында үземнең ролемне барлыйм.

    Мин 41нче ел баласы, дөньяга килгәнемне әтиемә күрергә, кулына тотып беренче тапкыр "әти" булганына сөенергә дәһшәтле сугыш киртә булган. Әнием - Садыйкова Наҗия Мортаза кызы (1922-1962) -Чистай кызы, укытучы булып эшләде, аның әтисе - Мортаза бабам шәһәрдә керосин кибете тоткан, Чистай халкын тулысынча керосин белән тәэмин итеп торган хәлле сәүдәгәр була, Вахитов урамындагы 2 катлы йорты күпләргә үрнәк булган. Революция башлангач, малы тартып алынып дәүләт карамагына күчә, йортына кызыккан Яуширмә авылыннан бер "активист", аны үзенә үзләштереп, шушы йортта яши башлый. Ике ел элек бабамның шул йортын кереп карап чыккан идем. Бүгенгесе көндә дә "активист"ның варислары шушы йортта гомер кичереп яталар, тик ятаклары гына шул заманнардан калган тимер караватлар. Кеше байлыгын үзләштереп кенә җиңел тормыш килми шул, Аллаһ барысын да күрә! Бабайның үзен кулга алалар, "халык дошманы" дип, атып үтерәләр, тик аның "дело"сын үзенчәлекле итеп, бабайга "ат карагы" ярлыгы тагып, теркәп куялар. Бабайны ату вакыйгасы бала чакта әни сөйләгәннәрдән хәтергә сеңеп калган: көннәрдән бер көнне әни үзенең классташын очрата, ул Чистай төрмәсендә күзәтүче (надзиратель) булып эшли. "Мортаза абзыйны үзем атып үтердем, шәһәр читендәге куяннар фермасы янында ул көнне 5 кешене аттык, иң олысы Мортаза абзый иде, атмыйча булдыра алмадым, чөнки эшем шул", - дип сөйләп бирә.
    Әтием Саттаров Нургаяз Сөнгатулла улы (1917-1987) тумышы белән Гаделшәдән, Чистай шәһәренең хөрмәтле табибы буларак тарихка кереп калган. Әтиемнең 3 туган энесенең дә балалары шушы елларда дөньяга аваз салганнар. Шатлыкны хатлар аша гына белгәннәр. Гаилә хатлары әтиемнең энесе Вәли абыйны үлемнән алып кала.Ул хат укырга диеп, агач төбенә килә, калган солдатлар ачык яланда була, фашист самолетлары бер мизгел эчендә бомбага тоталар. Исән калучылар - хат укучылар гына. Вәли абый гомере буе шушы хатлар истәлеге белән шатланып яшәде.
    Әтием Берлинга кадәр барып җитә. Сугыш яралары аны 70 яшенә кадәр әрнетте, тик бервакытта да безгә зарланмады, күрсәтмәде. Сугыштан кайткан әтине күрү - миңа бер чит абый кебек булды. Аннан соң 2 энем дөньяга килде. Гаилә гөлебез чәчәк атты, тик чәчәкләре генә бик тиз шиңде, әниебез, өчебезне калдырып, якты дөньядан китте. 40 яшьлек әтиебез 3 бала белән тол калды, бу хәл сугыштан да авыррак булгандыр аңа. Мең рәхмәт, урының оҗмахта булсын, әтием! Ул безгә әти дә, әни дә булды,ятимлек җиленнән саклады, өчебезгә дә югары белем бирде,әниле балалардан да артыграк итәргә тырышты.
    Мин Казан Дәүләт университетының 2 курсында укыганда ялга кайткач, күрше авылга кунакка җибәрде, аңа укытучы Разыя апаны димләгәннәр, бары миңа ошаса гына әни итеп алачагын әйтте. Минем булачак үги әниемнең әнисе Гайшә апа белән Шамилнең әнисе ахирәтләр иде. Шамил белән безне таныштыручы, димләүчеләр - үги әни белән ахирәте Сара әни иде. Мин Казаннан бәйрәмгә кайтканда Шамил белән очраштыруны оста итеп оештыра иделәр. Бервакыт әти белән әни мәҗлестән аны үзебезгә алып кайттылар, ә ул дилбегәне тиз тотты, беренче күрүгә үк өйләнергә нияте барлыгын белгертте. Икенче көнне сорарга әнисе, туганнары килде,әтием укып бетермичә риза түгеллеген белгертте. Мин Казанга укуымны дәвам итәргә киттем. Шамил эшеннән китеп, өйләнү ниятеннән ваз кичмичә, Казанга - тулай торакка килеп басты. Кызлар белән ишекне ачсак, бөдрә чәчле,зәңгәр күзле, озын буйлы, имән агачыдай биек Шамил басып тора. Кулында чемодан, анда бер каз һәм солдат ботинкасы... Кызлар аңа гашыйк булды. Ул икеләнергә дә ирек бирмәде: я миңа яр буласың, я мин Үзбәкстанга китәм, диде.Әйе, ул үзенең максатына ирешү өчен утка да, суга да керә белә иде.
    Ул мине сихерләгәндәй итте. Әтинең риза түгеллеген дә, Шамилнең бер чемоданыннан башка байлыгы да, белеме дә,һөнәре дә булмавы безнең мәхәббәткә киртә була алмады. Минем белән кавышканчы, Шамил 4 ел Ташкентта мамык эшкәртү заводында слесарь, шуннан соң 3 ел армия сафларында - танк гаскәрләрендә хезмәт итеп, тормыш мәктәбен ала. Берәр ел чамасы Чистай сәгать заводында эшли. ЗАГСта 2 атна көтәргә кирәк иде, ул минем туганым Хәмит абыйларда торды. Яшьлек хыяллары дөньясында кавышу көнен көттек, мәхәббәтебез керсез һәм саф иде. Минем әбиемнең энесенең кызы Гөлшат Зәйнәшева янына Шамил белән кунакка йөрдек. Әлбәттә, Шамилне ул кабул итмәде, үзенең башка варианты барлыгын әйтсә дә, безне аерырдай көч табылмады. Шамил тоткан урыннан сындыра белә иде. Икебез ике дөнья кешесе,киртәләр безгә юк иде, йөрәкләребездә мәхәббәт учагы янды да янды. Ниһаять, без өйләнештек, Әмәт тавындагы бер бүлмәгә фатирга кердек: бер өстәл, бер карават һәм ике такта идән. Моннан да матур, бай гаилә учагы дөньяда юк иде безнең өчен. Мин студентка, ул вертолет заводына эшкә керде. Кичләрен куен дәфтәреннән язган шигырьләрен укый. Теле искиткеч матур, сүзләре акыллы. Миңа ул белеме юклыгын белдермәде, укырга теләге барлыгын әйтте. Тат. Волчья мәктәбендә алган белеме аз иде аның өчен. Кичләрен без аның белән рус теленнән диктантлар язып,укырга керергә әзерләнә башладык. Мин диплом алдым һәм без Чистайга кайттык. Чистайда аның тагын бер таланты ачыла. Армиядән кайткач, моңлы җырчы, оста гармунчы һәм театрда иң оста артист буларак дан тоткан. Чистай сәгать заводында арып-талып эшләсә дә,сәхнә аның икенче тормышы була. "Галиябану" спектаклендә Хәлил ролен бары ул гына моңлы тавышы белән башкара алган. Чистай кызлары бу моңлы тавышлы, матур "артистны" тыңлар өчен спектакльгә икешәр тапкыр килгәннәр. Көтү көтеп, йортлар салып йөргән чабаталы авыл малае Чистай сәхнәсенең талантлы үзешчән Хәлиленә әверелә. Ходай аңа моңлы тавышны да, зирәклекне дә кызганмаган.
    Казаннан Чистайга кайткач, мәхәббәтебезнең тәүге җимеше - Гөлнара туды. Шамилдән дә бәхетле кеше юк иде ул көннәрдә!
    Без кайтканны ишетеп, үзешчән театр режиссеры аны театрга чакырып килде. Шамилнең әнисе: "Аның Галиябануы бала тотып утыра - нинди театр!" дигән сүзләр Шамилнең "театраль" эшчәнлегенә нокта булды. Әни сүзе - Шамил өчен коръән сүрәсе иде.
    Без ике килен, кайнана бер йортта яши башладык, бер-беребез белән араларны бозмас өчен, 9 айлык бала белән туганыбыз яшәгән ерак Төрекмәнстанга бәхет эзләп чыгып киттек. Тик анда безне кочак җәеп, шатланып каршы алган кеше булмады. Безне эш үзе тапты: аны милициягә, ә мине иң кирәкле укытучы - физик итеп алдылар. Шамил милициягә эшкә һәм бер үк вакытта укырга да керде. Берьюлы 3 мәктәптә эшләп, гаиләгә иң күп акчаны мин алып кайта идем, ә Шамил гади участок милициясе хезмәткәре булып эшли башлау сәбәпле, аз акчага эшләде һәм бу хәлгә бик хурлана иде, ә мин аны: "Килер бер көн, син гаиләбезнең алтын баганасы булырсың, - дип юата идем. Тормышыбызның дәвамы да бу сүзләремне раслады.Шамил Төрекмәнстанда, ике телне матур итеп сөйли белүе аркасында, Ашхабад телевидениесендә еш чыгыш ясап, халыкның мәһабәтен яулады. Бер көнне ял паркы аша узып барам, халык җыелган,участок милиционеры Шамил үзенең эш планнары белән уртаклаша, шәһәр чисталыгы, халыкны борчыган мәсьәләләргә җаваплар бирә. Аякларым туктап калды,ничек оста сөйли, минем өчен ул тагын бер башка үсте. Бер елдан ул тикшерүче булды, кояшка үрелгән гөл кебек үсте дә үсте. Халык аны хөрмәтләде, тик өйгә кайткач күзләрендә туган якны сагыну хисләре арта барды. Бу хисләр кулындагы баянына күчте, эштән кайтып керүгә баянда бер уйнап - җырлап алмыйча табынга утырмады. Аның тавышын Рәшит Ваһапов тавышына тиңлиләр иде, ул аның җырларын нәкъ аның моңы белән бирә белә иде.Гастрольләргә килгән Татарстан артистларын үзебезгә кунакка алып кайта иде. Иң хәтердә калганы - Әлфия Афзалова белән 2 төн бергә җырладылар, һәм Әлфия апа: "Ташла син бу милицияңне, мен сәхнәгә, син икенче Ваһапов, кайт Татарстанга !" - диде. Ә Шамил: "Ир - ат җырлап акча эшләми ул", - диеп җавап бирде. Халык тәрбиясе аңа яшьтән үк, үләнгә су сеңгән кебек үтеп кергән иде шул! Ул вакытта мин аның җырлары язылган кассеталарны сакламаганмын, бүген алар юк. Бу минем хатам, гомерлек үкенечем!
    КамАЗ төзелү хәбәре безгә дә килеп җитте. Ул министрлыкка рөхсәт сорап мөрәҗәгать итте һәм кош кебек талпынып туган якка очты. Монда ул кирәкле белгеч, тиз арада фатир алды, безне әзер дөньяга кайтарды,гомеренең соңгы көненә кадәр гаилә аның өчен иң изге урын булды, без бернәрсәгә дә мохтаҗлык сизмәдек.
    Чаллыда без яшәгән йорт - язучылар өчен иҗат йорты, кемнәр генә бездә кунак булмады! Залдагы зур өстәл арты тулы булды, иҗат җимешләрен бергә кызып - кызып уртаклаштылар. Ул үзенең милиция эшчәнлегендә дә закон бозучыны җинаятьче итеп түгел, ә хаталанучы итеп күрде, аның сәбәпләрен акыллы сүзләр белән кешелекле итеп инандыра белүе белән, башкалардан аерылып торды.Җинаятьчеләр белән эшләү эзсез калмады - Төрекмәнстанда кораллы бандитны эләктерү өчен "Урал" мотоциклында куа китәләр, җинаятьчегә якынайгач, атыш башлана - бандит пулясы Шамилнең умырткалыгына кереп, 6 сәгать үлем белән көрәшкәндә дә, аны зур ихтыяр көче аякка бастырды. Күпме хәрәкәтсез ятты ул! Үз-үзен тиз кулга алып, савыгуны беренче планга куйды, ятып хәрәкәтләр, аннан соң физик күнегүләр ясый башлады, спорт, авыр атлетика буенча күнегүләрен активлаштырды. Шуннан соң яңадан аякка басып йөрергә өйрәндек, мин, булдыра алганча, булышырга тырыштым, Ашхабадтан без торган урын бик ерак иде. "Шамилгә йөрергә булышыгыз инде", - диеп, шәфкать туташларына акча да биреп калдыргалый идем. Шулай 1 ел дигәндә Шамил аякка басты, эшли башлады. Тик физик күнегүләр ясавын ташламады.
    Яшәү дәверендә аның тормышка ашмаган бер хыялы - туган авылы, халыкны җыеп, табигать кочагында очрашып бәйрәм үткәрү. Тик вакыт аның өчен җитми торган бер киртә иде. "Туган авылга ничек ярдәм итәргә, әнә Фәрит Юнысов (мәрхүм) килгән, авылны икегә бүләләр, газ кертү проблема...." Казанга барып, түрәләрне инандырырдай сүзләр табып, ул проблеманы чиште. Тик бервакытта да газ кертү, авылны саклап калуы турында беркемгә
    (Ахыры 3 биттә)
    (Ахыры. Башы 2 биттә)
    дә сөйләмәде. Мактану - аның өчен түбәнлек иде.
    Гомере буе авылны сагынды, аның матурлыгын, туган як халкын хөрмәтләде. Әнисен үзе белән бергә яшәтте,хөрмәтле остабикә иде ул. Ул яшьтән үк, бирергә, ә кешеләрдән алырга түгел, дигән тәрбия белән үстергән әни иде. Туган апалары, кодалар, дуслар белән дус-тату яшәү - гаиләбезнең нигезе, язылмаган законы иде. Берәүләр бу дөньяга үзенә байлык җыю өчен яши, ә Шамил, киресенчә, кешеләрне сөендерер өчен яшәде. Гаилә учагы - мәңге янарга тиеш, гаиләне таркатуга һәрвакыт каршы булды. "Хатын - гаиләнең медале, минем хатын яхшы икътисадчы, сөекле әни, укытучы, яраткан әби", - дия иде. Ул һәр җирдә дә үз гаиләсен зурлап, яратып сөйләде. Җанны таш итәрдәй, йөрәккә кадалырдай сүзләре булмады. Гаиләдә һәркем үз ролен матур итеп алып барды.
    Милиция эше - үзе җаваплы, ә иҗат - язучылыкны алып барырга вакыт кирәк. Китапларны чыгарыр өчен акча табу - үзе бер проблема. Шамилдәге ихтыяр көче чиксез чишмә суы кебек булган икән. Ул әсәрләрендә үзе күргән, үзе катнашкан реаль вакыйгалар белән генә иҗат итте. Җәйге ялларында да вакыйгалар уртасында кайнады.
    90нчы елларда Чечняда сугыш барды. Шамил бер айга югалды, кәрәзле телефон юк вакыт, көне - төне ут эчендә янып яшәдек. Ишектә звонок, ачсам - ябык,начар киемнәрдән, кулына төргәк тоткан Шамил тора. Төргәк эчендә, гаиләгә диеп, Грозный шәһәреннән алып кайткан чәй сервизы. Шушы сервизга карыйм да, күз яшьләремне тыя алмыйм, ут эчендә дә уенда гел гаиләсе булган. "Вечная боль" китабы әнә шулай дөнья күрде. Иҗат өчен гомерен дә бирергә әзер иде ул. Ул яхшы мәгърифәтче иде. Мәктәпләрдә, институтларда, китапханә, телевидениедәге очрашуларда үзен яхшы оратор итеп танытты. Һәр көне, һәр минуты халыкка хезмәт итүгә багышланды һәм шуннан тәм, ләззәт табып яши белә иде. Яшьләр белән яшьләрчә, картлар белән картларча сөйләшә белде, күңел ачкычын таба, сүзләрнең йөрәккә үтешлесен куллана, сайлый белә иде.
    Милициядә ул чын хуҗалыкчыл була белүе белән аерылып торды. Мәләкәстә, Менделеевскидагы ул төзеткән милиция биналарын хәзер дә рәхмәт сүзләре белән искә алалар. Ул иске, җимерек биналарны ремонтлатып, матурлыкны яратуын, чын, булдыклы җитәкче булуын раслады. Кирәкле материалын, акчасын - һәммәсен дә сөйләшә, инандыра белә, аның дәлилләренә каршы килмиләр, җаен таба, зарланмый - сыкранмый, төзи, булдыра, тик мактанмый!
    80нче еллар - иҗатының чәчәк аткан чоры. Аның әсәрләре татар матбугатында, газета - журналларда, Мәскәүнең милиция журналында беренче урынны алды. Аның остазлары Хәсән Туфан, Һади Такташ иде. Аларның шигырьләрен яттан белә һәм сөйләп шаккатыра иде. Шамилдәге хәтер дә сокландыргыч иде, теләсә кайсы телефон номерын бер укуда исендә калдыра иде. Такташка багышланган поэмасы кулъязма хәлендә калды. Үлгәндә дә соңгы сүзе "Такташым кала" булды. Исән чагында китапларын бастырып чыгару өчен күпме сукмакларны таптады, әйтерсең соңгы минутлары, китапларын таратырга өлгерә алмый. Халык соравы буенча язылган "Бүре өнендә", "Намус сагында" китаплары, үзе үлгәч, аның юбилейларына бүләк итеп чыгарылды. Аның китапларын, иҗатын өйрәнү дәвам итә, халык теләп укый, дәвамын сорый. Иҗатының татлы җимешләрен дә күрә алмады шул Шамил. Хыяллары да чиксез иде! Үзе хыялый, тормыш һәм иҗат дәрьясында киң колачлап, халык өчен яшәгән шәхес. Тукай, Такташ, Туфаннар белән беррәттән аның исеме дә торырга лаек!
    Аяусыз үлем - зур хыялларына киртә булды. Иртәнге таң нурында каберендәге чәчәкләр аны сәламли,сөйләшәләр! Халык өчен әсәрләрен, балалары, оныклары өчен үрнәк булырлык тормыш юлын сызып калдырды.
    Тормыш дәвам итә, һәр көн, һәр иртә исәннәр өчен бер - береңнең кадерен , үлгәннәрнең каберен белергә дәшә. Шамил һавадагы якты йолдыз булып җирне яктырта, әсәрләре чаң суга. Дөньяда изгелек, кешеләрнең бер - берсенә хөрмәте зур булырга тиеш. Кеше бу дөньяда байлык,акча колы булып яшәргә тиеш түгел. Рухи байлык бәясез, һәр кешегә аны таратырга кирәк. Шул вакытта гына тормыш тәмле дә, кызыклы да, балалар һәм оныклар өчен горурланырлык та була. Шамилнең тормышы, иҗаты моны раслый!
    Фиалка Шәйдуллина, Яр Чаллы шәһәре

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: