Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язылу төгәлләнергә – 15 көн

Район газетасына язылу төгәлләнеп килә. Чистай МРП мәгълүматлары буенча 12 декабрьгә район газетасына 1447 кеше язылган, бу җиткерелгән заданиенең 75 % тәшкил итә.


Югарыда китерелгән  таблицадан күренгәнчә, кайбер авыл җирлекләрендә газетага язылу сүлпән  бара, АҖ-нең яртысыннан артыгы уртача район дәрәҗәсенә  дә (29,2 %) җитә алмый.
Яңа елдан соң гыйнварда күпчелек газета укучылар почтага язылырга бара башлый, тик алар газетаны февральдән генә ала башлаячак.  
Шуңа  күрә, хөрмәтле газета укучыларыбыз, 29 декабрьгә чаклы 2019 елның 1 яртыеллыгына  язылырга ашыгуыгызны сорыйбыз. Безнең газета атнага ике мәртәбә 20 битле булып чыга.
Әлегә район үзәгендә дә язылу сүлпән бара , районда 1600 гә якын йорт, 30 дан артык учреждение һәм оешма бар. Бу яртыеллыкта Красный Октябрьдә, Зирекледә, Чуаш Чабаксарында язылу буенча заданиене өзәләр. Волчья  Бистәсендә почта бүлекчәсе мөдире юк  (алар йә район үзәгендә, яки Акбүредә язылалар),  Ленинода, Черемухово Бистәсендә (элек бу авылда мондый хәлнең булганы юк иде) газетага язылу буенча соңаралар һәм, һәрвакыттагыча, Әдәмсә АҖ астан “лидерлар” рәтендә тора, монда нибары 53 кеше һәм оешмалар язылган.
Кызганычка каршы, күпчелек авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре дә район газетасына язылуга әһәмият бирмиләр. Газетадагы язмаларның яртысы авыл хуҗалыгы производствосы, алдынгылар, чәчү эшләре барышы, терлекләрне кышлату һ.б. турында. Ә безнең газетаны терлекчеләр йортында,  мехмастерскойларда һәм хәтта хуҗалыклардагы контораларда да бик сирәк күрәсең.
Агымдагы ярты еллыкта медицина  хезмәткәрләре, бизнес өлкәсе вәкилләре арасында да язылучылар бик аз, юкса алар өчен байтак кына кызыклы һәм кирәкле мәгълүматлар басылып торса да.
Хат ташучыларга да эшне активлаштырырга кирәк, язылу нәтиҗәләре  буенча аларның иң яхшыларына – өч кешегә редакция үзенең  призларын тапшыра.
Әлегә  вакыт бар, безнең газетага язылырга өлгермәүчеләрнең барысын да почта бүлекчәләренә чакырып калабыз. Ярты елга язылу бәясе – 693 сум (3айга - 346,5 сум). Хөрмәтле абунәчеләр, Сезне почта бүлекчәләрендә көтеп калабыз!
Сезнең “Яңа Чишмә хәбәрләрегез“

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев