Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язылу төгәлләнергә – ике атна

Район газетасына язылу төгәлләнеп  килә. Чистай МУПС мәгълүматлары  буенча, 8 июньгә район газетасына 1280 кеше язылган, бу билгеләнгән заданиегә карата 64 % тәшкил итә.


Алда күрсәтелгән таблицадан  күренгәнчә, кайбер авыл җирлекләрендә газетага язылу, ачыктан-ачык әйткәндә, сүлпән бара, газетага язылуны июньнең соңгы  көннәренә калдыралар.
1600 хуҗалык һәм 30 дан артык учреждение һәм оешма булган район үзәгендә подписка бик сүлпән бара. Бу яртыеллыкта Волчья Бистәсендә (монда әлегәчә почта бүлекчәсе белгече юк), Зирекледә, Тубылгы Тауда һәм Ленинода заданиене үти алмыйлар (өзәләр), Әдәмсә АҖ һәрвакыт артта калучылар арасында, Черемухово Бистәсендә дә  хәлләр мактанырлык түгел.
Авыл җирлекләре башлыклары газетага яздыртуда булышлык күрсәтерләр һәм июнь ахырына кадәр хәлләр торышы үзгәрер дип өметләнәбез.
Күпчелек авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре дә район газетасына язылырга ашыкмый (“Кулон“ а/ф-да һәм “Архангельское“ КФХ да гына язылганнар). Сөйләшкән вакытта, яздырабыз диеп, барысы да ышандыралар. Безнең газетада язмаларның 30 % ка якыны авыл хуҗалыгы темасына багышланган. Механизаторлар,  терлекчеләр һәм белгечләр безнең район  газетасын терлекчеләр өйләрендә, мехмастерскойларда һәм хуҗалык контораларында күрсәләр бик сөенерләр иде.
Эшмәкәрләр арасында да язылучылар аз, ә бит алар өчен газетада байтак кына кызыклы һәм кирәкле мәгълүматлар басылып чыга.
Хат ташучыларга да эшне активлаштырырга кирәк, подписка нәтиҗәләре буенча аларның өчесенә редакция үзенең премияләрен тапшырачак.
Әлегә вакыт бар (ике атна), безнең газетага язылырга өлгермәүчеләрнең барысын да почта бүлекчәләренә чакырып калабыз. Ярты елга язылу бәясе -  678 сум һәм ул 28 июньдә төгәлләнә.
Хөрмәтле абунәчеләр, Сезне почта бүлекчәләрендә көтәбез  яки  турыдан-туры хат ташучыларга мөрәҗәгать итегез.
Сезнең “Яңа Чишмә хәбәрләре“гез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев