Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җылы каршылаулары өчен рәхмәт

"Экстремизмга юл юк!" айлыгы кысаларында сентябрьдә халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда элеккеге СССР республикаларыннан һәм өлкәләреннән Зирекле авылына кайтып тулы хокуклы гражданнар булып яши башлаган кешеләр белән очрашу булып үтте.

Очрашуга 21 кеше килде, аларның кайберләре озак еллар Казахстанда, Үзбәкстанда, Төрекмәнстанда, Кыргызстанда, Оренбург өлкәсендә, Башкортостанда яшәгәннәр. Язмыш 35-40 елдан соң зирекле кызларын туган ояларына кайтырга насыйп иткән.
Хәзергесе вакытта Зирекледә 60 тан артык кеше яши (яки гаиләләре, балалары, оныклары белән). Зирекле лицеенда шундый гаиләләрдән 10 малай һәм кыз укый, кайберләре "Йолдыз" балалар бакчасына йөри. Очрашуга Зирекле авыл җирлеге башлыгы Җәлил Гафетдинов та килгән иде. Ул кунакларны авылның гореф-гадәтләре, тормышы, көнкүреше, дини бәйрәмнәр белән таныштырды, яңа гына күченеп кайткан һәм гомер буена авылда яшәүче халыкның дус-тату яшәүләрен, киләчәктә дә бер-береңне хөрмәт итеп, җирле, республика, рәсәй кануннарын үтәп (саклап) яшәргә насыйп булсын иде, дигән өмет белдерде.
Әйтергә кирәк, мин Зирекле авылы сайлаучыларының исемлеген бик игътибарлап караштырдым. 581 сайлаучының 145 е (бу 25%) башка районнардан һәм республикалардан яки зирекле егетенә кияүгә чыккан яки зирекле кызларына өйләнгән егетләр, Зирекледә яшәп калганнар. Әлеге мисал күп нәрсәләр турында сөйли: бер-береңә сабырлык күрсәтү, толерантлык, үзара уңай мөнәсәбәтләр һ.б. бу элек тә шулай булган һәм бүген дә шулай.
Тәрбия эшләре буенча Зирекле лицее директоры урынбасары Фәния Зарипова мәктәп тормышы, зиреклеләрнең балалары үзләренең яшьтәшләрен ничек кабул итүләре, бер-берләрен үзара аңлашып, уңай мөнәсәбәтләр урнашуы, яңа укучыларның ничек итеп татар телен өйрәнергә тырышулары турында сөйләде.
Кунаклар да чыгыш ясады: Зәйнуллина Кәүсәрия, Әхмәтшина Гөлшат (Казахстанда Джамбул шәһәрендә 40 елга якын яшәгәннәр) - туган авылларына әйләнеп кайттылар; Таһирова Халидә Төрекмәнстанда, Кыргызстанда, Казахстанда яшәгән, аның бабалары (башкорт татарлары) раскулачить ителгәннәр; Камаева Гөлгенә - Оренбург өлкәсеннән әнисе (Шәйдуллина Мингаян) авылына кайткан. Алар авыл җирлегенә, музейга, лицейга ярдәм итүләре өчен, яңа күршеләре - зиреклеләргә һәрчак ярдәмчел булганнары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.
Ә Камаева Гөлгенә исә Зирекле АМЙ директоры булып эшли башлады инде. Үзе әйткәнчә, татар теле белән кыенлыклар булмый калмас, тик теләк булганда моны да җиңәргә мөмкин.
Музей директоры Мидхәт Газыймов авыл, мәктәп тарихы, шунда яшәүчеләр, музейның эше, очрашулар һәм бәйрәмнәр үткәрелүе (коллективлар белән) турында сөйләде.
Икенче көнне 1-4 сыйныфларда укучы балалар - монда яшәргә кайтучыларның балалары музейга кунакка килделәр. Мондый традицион очрашу инде ничә еллар дәвамында алар белән даими үткәрелә. Бу бәйрәмне балалар бик ярата. Һәм алар белән дә уңай, дустанә аралашулар, бер-береңә сабыр булып, үзеңнең яңа дусларыңны игътибардан читтә калдырмау кебек теманы дәвам иттек. Моның шулай булачагына мин нык ышанам.
Мидхәт ГАЗЫЙМОВ,
Зирекле авылы, музей директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев