Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йомгак ясалды:нәтиҗә яхшы

Икенче яртыеллыкка газетага язылу нәтиҗәләре буенча әйбәт эшләүче почта хезмәткәрләрен "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе тагын сөендерде. Гамәлдә почта элемтәсенең барлык бүлекләре дә киләсе елның 6 аена язылу планын үтәгән: 2500 дән артык абунәче район газетасына язылган. Редакция исеменнән барлык газета укучыларыбызга рәхмәт белдерәбез, хат ташучыларга да бик рәхмәтлебез. Шулай...

Икенче яртыеллыкка газетага язылу нәтиҗәләре буенча әйбәт эшләүче почта хезмәткәрләрен "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе тагын сөендерде.
Гамәлдә почта элемтәсенең барлык бүлекләре дә киләсе елның 6 аена язылу планын үтәгән: 2500 дән артык абунәче район газетасына язылган. Редакция исеменнән барлык газета укучыларыбызга рәхмәт белдерәбез, хат ташучыларга да бик рәхмәтлебез. Шулай да әйбәт эшләүчеләр арасында әйбәтрәкләре бар. Яздырту буенча Яңа Чишмә бүлеге почтальоны Кокина Ирина Петровнага өченче урын бирелде, ул 32 ел шушы тармакта эшли. Чуаш Чабаксары почта бүлегендә 30 ел эшләүче Каришева Галина Егоровна бу исемлектә икенче урында. Беренче урын лаеклы рәвештә Ленино почта бүлегендә әле икенче ел гына эшләүче Власова Мария Ивановнага бирелде. Призлы урыннар яулаган хат ташучыларны газета редакциясе акчалата премия белән бүләкләде.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев