Җырлы-моңлы Сөнгатуллиннар нәселе
Чаллы Башы мәдәният йортында иҗади кичә узган.
Матур гаилә корып, бер-береңә ярдәмләшеп яшәү – һәркемнең изге бурычы. Нәкъ менә гаиләдә өлкән буыннан яшьләргә әхлакый һәм рухи кыйммәтләр, милли һәм мәдәни гореф-гадәтләр тапшырыла. Ә бу гаиләгә җыр сәнгате әби-бабайларыннан күчкән. Кечкенәдән сәхнәдә җырлап йөргән Сәгыйть, Рәсимә Сөнгатуллиннарның бүген сәхнәдә балалары, оныклары җырлый.
"Җырга, моңга үрелеп бара безнең еллар" исемле Чаллы Башы мәдәният йортында узган иҗади кичә моның ачык мисалы булды. Бәйрәмне Мөслимнән кайткан имам мөхтәсиб Илгиз хәзрәт Сөнгатуллинның вәгазьләре һәм энесе Рәниснең азан тавышы бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде.
Авыл мәдәният йортында оештырылган бик матур чара турында АМЙ мөдире Илсөяр Дәүләтшина хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев