Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юбилей Сабан туе бик матур һәм күңелле узды

16 июньдә Яңа Чишмәдә милли бәйрәм – Сабан туе гөрләде. Ел саен үткәрелә торган бәйрәм гүзәл табигатьле Попов почмагында узды – бәйрәмгә байтак кына кунаклар килгән, район халкы җыелган иде.

Район Сабан туен оештыручылар аны үткәрү  урынын шәп әзерләгәннәр, ике мәйдан ясалган – төп мәйданда  алдынгыларны  хөрмәтләделәр һәм концерт программасы  күрсәтелде, икенчесендә – милли көрәш, бөтен уеннар һәм спорт  ярышлары узды.
Бәйрәм мәйданда урын алган  авыл  йортларын-ихаталарны караудан башланды. Аларның  һәрберсендә мәртәбәле кунакларны һәм район башлыгы Вячеслав Козловны җыр-бию, ипи-тоз белән каршы алдылар. Ихаталар бик матур бизәлгән һәм өстәлләрдә нинди  генә тәм-том юк иде! Аннан  бәйрәм итү мәйданга  күчте. Яңачишмәлеләр һәм кунаклар каршында матур костюмнар   кигән балалар һәм мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясадылар. Беркемне дә битараф калдырмаган музыкаль тамашалар уйналды.
Сабантуй әләмен күтәрү хокукы язгы чәчү батыры “Агро-Основа“ ҖЧҖ  дән Вәсил  Сәйфетдиновка бирелде.
Юбилей Сабан туена байтак кунак чакырылган. Алар арасында районның элекке җитәкчеләре Виталий Макаров, Николай Владимиров, РФ Социаль иминият фондының Татарстан бүлеге  идарәчесе Рамил  Гайзатуллин, Мәскәү өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Ренат Богоутдинов (1 июльдә безнең район Мәскәү өлкәсенең Домодедово шәһәрендә Сабан туенда катнашачак),  шулай ук башка мәртәбәле кунаклар,  ветераннар, чакырылган кунаклар бар иде.
Бәйрәмне район башлыгы Вячеслав Козлов ачып җибәрде. Һәммәсен дә  бәйрәм белән котлап,  ул, Сабантуй бәйрәме һәрчак зарыгып көтелгән һәм сөенечле вакыйга булды һәм шулай  булып  калачак  та, дип билгеләп үтте. Безнең көннәрдә бу бәйрәм Татарстанда гына түгел, ә төрле яшьтәге һәм төрле милләт халкын берләштереп, Рәсәйдә һәм башка төбәкләрдә           дә билгеләп  үтелә.
Район башлыгы фидакарь хезмәт өчен авыл хезмәтчәннәренә аеруча рәхмәт белдерде. Алар арасында “Козлова М.И.“ КФХ-дан Михаил Барсуков, ““Әхмәтвәлиева Г.Г.“ КФХ-дан Мирза Сатдаров, “Вәлиев Ф.Р.“ КФХ-дан Виктор Патренкин, “Скоков Н.А.“ КФХ-дан Сергей Ушаков, “Игенче“ ҖЧҖ-дән Сергей Иванов, “Козлова М.И.“ КФХ-дан Любовь Батенева, “Агро-Основа“ ҖЧҖ-дән Резидә Хәлилова, “Кулон“ а/ф-дан Наталья Савельева һәм башка бик  күпләр.
Район барлыкка килүгә 35 ел тулу уңаеннан ул район  оешуның башлангыч чорларында торган (эшләгән) һәр кешегә – районның беренче җитәкчеләре А.Н. Казаковка, Г.Х. Хафизов, А.С. Губкин (барысы да мәрхүм инде) һәм оешма, хуҗалык, авыл советлары җитәкчеләренә, район иминлеге өчен хезмәт куючыларның  барысына да рәхмәт сүзләре җиткерде.
Вячеслав Козлов  авыл хезмәтчәннәренә, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә, нефть чыгаручыларга, балаларыбызны дәвалаучыларга, белем бирүчеләргә, икмәк пешерүчеләргә, сәүдә һәм хезмәт күрсәтүдә эшләүчеләргә, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә һәм ветераннарга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре ирештерде.
(Ахыры 2 биттә)
(Дәвамы. Башы 1 биттә)
Ул  шулай ук химаячеләргә һәм Сабантуй бәйрәмен оештыручыларга да рәхмәт белдерде.
Барлык яңачишмәлеләрне һәм район кунакларын Рамил Гайзатуллин җылы котлады, ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды. Мәскәүлеләрнең котлауларын  Ренат Богоутдинов җиткерде.
Аннан Сабантуй мәйданында авыл хуҗалыгы производствосы алдынгыларын, башка     тармакларда эшләүче иң яхшы һөнәр ияләрен хөрмәтләделәр. Язгы чәчү батыры Вәсил Сәйфетдиновка арбалы мотоблок тапшырылды. “Иң яхшы төзекләндерелгән учреждение“ номинацияләре, “ЭкоЯз“ конкурсларында җиңүчеләргә һәм район оешканнан бирле эшләүче ветераннарга да бүләкләр тапшырылды. Ә районның  иң яхшы  ШЯХ-сы дип Чуаш Чабаксарыннан Сергей Ильдулов хуҗалыгы танылды.
Казаннан килгән артистлар Вадим Захаров, Гүзәл Әхмәтова, Чәчкә, шулай ук районыбыз артистлары яңачишмәлеләрне үз чыгышлары белән сөендерделәр.
Алдынгыларны хөрмәтләгәннән  соң ат чабышлары һәм юртаклар узышы  башлануын игълан иттеләр. 
Ипподром белән янәшәдә генә теләге булганнар орлов токымлы юртакка җигелгән матур  итеп бизәлгән тарантаска утырып йөри алдылар. Ярышлар барышында 57 нче номерлы ат заводы директоры, фермер Николай Скоков бик оста аңлатма биреп торды.
Юртаклар узышында 12 юртак иде (үткән елда алар 14 иде), алар 57 нче номерлы Татар ат заводыннан (Николай Скоков), Аксубай районының “Актай“ ҖЧҖ-дән, Яңа Чишмәдән (Евгений Леонов), Чистай һәм Пермь краеннан. Барлыгы 4 заезд булды, ә абсолют чемпион Кубогын Татар ат заводыннан орлов токымлы “Дракон“ юртагында Марат Фәйзуллин отты.
Менге атлар чабышында, кызганычка каршы, нибары 4 ат кына катнашты. Монда Акъярдан “Кышкы әкият“ атында Данияр Гайфетдинов җиңү яулады ( ат Нәкыйп  Дәүләтшинныкы).
Призлы урыннарны яулаучыларның барысына да саллы гына акчалата призлар тапшырылды. 
Сабантуйда инде гадәткә кергән халык уеннары үткәрелә торган җирдә кешеләр күпләп җыела. Авыш баганадан тәкә алырга 13 кеше язылган. Беренче алты уенчының тырышуы  барып чыкмады. Җиденче катнашучы – Яңа Чишмәдән Руслан Ачиловка бәхет елмайды. - Мин үзем Үзбәкстаннан, тик монда инде 12 ел  яшим. Сабантуйга ел да чыгам, ә менә конкурста беренче  тапкыр гына катнашуым... гомеремдә беренче тапкыр тәкә алуым! - ди сөенеченнән нишләргә белмәгән егет.
Бүләкләр бәйләнгән вертикаль баганага үрмәләгән егетләргә озак көч сынашырга туры килде, чөнки анда менүче кеше хәлдән тая. Төп приз язылган язу шундагы бер бүләк эченә яшерелгән иде. Багана башына менүчеләр арасында инде әлеге ярышның осталары дип танылганнар да, беренче генә тапкыр катнашучылар да бар иде. Беренче претендент бик тиз биреште. Акъярдан элекке чемпион Рамил Халиков, авырлык белән булса да, багана очына беренче булып менә алды, резин итекләрне аска атып, эченнән төп приз язуын эзләде, тик, өмете акланмады, анда язу юк иде.  Аннан соң бәхетен энесе Рөстәм сынап карарга булды, хәлсезләнсә дә, җиргә одеялны төшерә алды, бәхеткә, “Төп  приз – электромясорубка“ дип язылган язу да аның эчендә иде. Багана башына алтынчы катнашучы булып күтәрелгән Яңа Чишмәдән Виталий Засадихин җәймә салынган пакет алып  төшә алды. Исәп буенча  сигезенче кеше итеп язылган Красный Октябрьдән Радик Нәҗипов әтәчне бик тиз алды. Әлеге вакытка,  көрәштән башка, барлык спорт уеннары – конкурслар да төгәлләнгән иде инде һәм армрестлингта, гер күтәрүдә, аркан тартышуда һәм спортның башка төрләрендә җиңү яулаучыларны бүләкләү тантанасы башланды.
Армспортта пьедесталның беренче баскычына Александр Кузнецов, Евгений Логинов, Ислам Илалов, Гөлназ Нуруллина (яңачишмәлеләр) һәм Сабантуй кунагы Радик Галимов күтәрелде. Ярышларда барлыгы 42 кеше катнашты. Гер спортында Юрий Насонов беренче ике урынны яулады: 24  кг-лы, аннары 32 кг-лы гер күтәрүдә. Яшүсмерләр арасында Илфат Әбдрәфыйков һәм Рәфис Хәсәнов (16 кг-лы гер), кызлар арасында Рәмизә Хөсәенова һәм Лиана Бохарова (12 кг-лы гер), хатын-кызлар арасында Алия Хатыйповалар (16 кг-лы гер) аерылып тордылар. Ир-атлар арасында үткән ярышларда, Юрий Насоновтан кала, 1 урыннарны гер спорты осталары дип танылган Рифат Әбдрәфыйков, Вячеслав Кузнецов, шушы спорт төре ветераны Ирек Вәлиев һәм кабат шул ук кунак Радик Галимовлар яулады.
Зурлар җитди призлар өчен көч сынашса, кечкенә бүләкләр өчен балалар ярышты. Күзләрне бәйләп чүлмәк вату өчен зур чират хасил  булды. Кашыкка йомырка куеп, капчык киеп йөгерү, көянтәгә эленгән сулы чиләкләр күтәреп узышу, бүрәнәгә утырып капчыклар белән сугышу, таяк тартышу, катыктан акча эзләү дисеңме, кыскасы, балалар бу уеннарда рәхәтләнеп катнашты. Кайчакларда аларга зурлар да килеп кушылды, бигрәк тә аркан тартышуда актив булдылар. Бу ярышта хатын-кызлар арасында Чертуш командасы, ир-атларда Яңа Чишмә командасы җиңү яулады. 
(Дәвамы 3 биттә)
 (Ахыры. Башы 1,2 биттә)
Бәйрәмгә килгән халык, төрледән-төрле товар һәм азык-төлек сатыла торган сәүдә рәтләрен әйләнеп, балаларын һәм оныкларын бүләкле итеп, балалар мәйданына узды. Анда уеннарны “Олимп“ йөзү бассейны хезмәткәрләре оештырган иде. Балалар арасында призлар кисү, чүлмәк вату һәм башка кызыклы ярышлар үткәрелде. Монда оттыручылар булмады, барысы да призлар алды, ә алда шат күңелле балаларны күпсанлы аттракционнар көтә иде. Балаларның  күңел ачуларын зурлар күзәтеп кенә торсалар да, бик матур итеп бизәлгән атлы трамвайдан күпләр баш тарта алмады.
Берникадәр уйнап алганнан соң тамак ялгарга уңайлы күчмә кафеларга кереп урнаштылар. Концерт “пятачокларыннан“ яңгырап торган күңелле һәм шаян җырлар тыңлап ашавы да рәхәт булды, сатучылар да, аттракционнар оештыручылар да яхшы “эшләде“, кизү  торучы медикларга да, хокук тәртибен саклаучыларга да эшсез торырга туры килмәде.
Һәм, ниһаять, билетлар буенча призлар уйнатыр чак җитте. Призлар саны да чиксез иде, чөнки бер генә билет та отышсыз калмады һәм бу халыкны мавыктырды да, әмма барысы да төп бүләкне  көтте – ул кухня комбайны иде. Әлеге призны яшь яңачишмәле Никита Мартышов отты. 
Уеннар һәм аттракционнар белән бер үк вакытта көрәшчеләр келәмендә милли көрәш буенча бил алышлар башланды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елда көрәшергә теләүчеләр  әлләни күп түгел иде.
Һәм тагын бер кисәтү – хөкемдарлар коллегиясендә 75 кг-га чаклы авырлык категориясендә көрәшчеләрне кертү буенча кайбер фикер каршылыклары туды. Әлбәттә  инде, бу  бер дә сөендерми. Хөкемдарларга гадел, компромиссыз һәм дөрес булу кирәк.
Балалар биш авырлык категориясендә көч сынашты. 35 кг-га чаклы авырлык үлчәмендә Артур Эшбаев җиңде, 2 урында – Айнур Сөләйманов, 3 урында Павел Флягин (барысы да район үзәгеннән); 45 кг-га чаклы авырлык үлчәмендә район үзәгеннән Артур Закиров җиңү яулады, икенче урында Акъярдан Динияр Борһанов, өченче – Чаллы Башыннан Фаяз Нурәхмәтов; 55 кг-га чаклы  авырлык үлчәмендә Рифат Әбдрәфыйков җиңде, икенче  урында – Рифнур Әбдрәфыйков (икесе дә Тубылгы Таудан), өченче урында – район үзәгеннән Шамил Сәхәбиев; 65 кг-га чаклы авырлык үлчәмендә беренче урын Акъярдан Рәмис Шәйхетдиновта, Чаллы Башыннан Марсель Мөхәммәтҗанов икенче урында,  район үзәгеннән Рәмзил Сәлахов – өченче урында; 65 кг-нан югары  авырлык үлчәмендә Зирекледән  Инсаф Садыйков җиңде, икенче урында – Чаллы Башыннан Динар Морадыймов, өченче урында – район үзәгеннән Рәмзил Сәлахов. Балалар арасында Зирекледән Инсаф Садыйков абсолют  батыр калды һәм аның җилкәсенә традицион  приз – тәкә салдылар.
Балалар – кунаклар арасында Казаннан кайткан Илнур Гыйльметдинов җиңде, зурлар арасында Түбән Камадан кайткан кунак Рәмис Вафин җиңү яулады.
Зур яшьтәге көрәшчеләр 4 авырлык категориясендә бил алышты. 65 кг-га чаклы авырлыкта бик матур  көрәш күрсәтеп, район үзәгеннән Рөстәм Хөснуллин җиңде, икенче урын Шахмайдан Динар Миннебаевта, өченче урында  -  Ленинодан Илдус Шәйхиев;  75 кг-га чаклы авырлыкта Зирекледән Илфат Садыйковка  тиңнәр булмады, икенче урында – Акъярдан Линар Шәмсетдинов; 90  кг-га чаклы авырлыкта 1-2 урыннарны Зирекледән Илгиз һәм Илфат Садыйковлар бүлеште (әйтергә кирәк, көрәшчеләрнең өчесе дә – Инсаф, Илфат һәм Илгиз Сабантуйларда күп тапкырлар батыр калган көрәшче Марат Садыйков уллары), өченче урында – Тубылгы Таудан Илнар Кадыйров; 90 кг-нан югарырак авырлык үлчәмендә спорт мастеры, көрәш буенча дөнья чемпионы, күп ярышларда җиңү яулаган Чертуштан Булат Мусинга тиңнәр булмады, икенче урында – район үзәгеннән   Булат Сәхәбиев, өченче – Горшководан Илнур Госсаметдинов.
Ярышташлары арасында чиста җиңү яулап Булат Мусин Сабантуй – 2018 абсолют батыры булды. Аның җилкәсенә традицион приз - тәкә салынды һәм бүләккә телевизор тапшырылды. Ренат Богоутдинов та Булатка шундый ук бүләк бирде.
Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов җиңүчеләрне котлап, аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
2018  елның Сабан туе менә шулай матур үтте.  Хәзер игенчеләрнең киеренке эш чоры – азык хәзерләү эше башланып китте, бар көчне җәмәгать терлекләрен һәм шәхси хуҗалык малларын азык белән тәэмин итүгә тупларга  кирәк.

Азат Мусин,
Лариса Федорова,
Ольга Иванова.
Авторлар фотолары  
      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев