Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юбилярга 90 яшь!

1 сентябрьдә Акбүре авылында гомер итүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Агиян Хәбибулла кызы Гаффаровага 90 яшь тулды, ул "Кайгырту" ХСХКҮ кайгыртуында яши.

Агиян әби ишле гаиләдә үсә. Сугыш башланганчы әти-әнисе белән колхозда эшли башлый. Ирләр сугышка китеп беткәч, ул, башка хатын-кызлар кебек, иң авыр эшләрне башкара, үзенә нибары 16 яшь була. Ул колхоз терлекләрен карый, ат җигеп печән, салам ташый. Күбрәк кырда эшләргә туры килә. Эш һәммәсенә җитә, барысын да кул көче белән башкаралар: сөрәләр, чәчәләр, бодай басуларын утыйлар, урак белән иген урып, көлтәләргә бәйлиләр. "Бар да фронт, бар да җиңү өчен" дигән партия өндәмәсен үтәп, көнне төнгә ялгап эшлиләр. Сугыштан соң аны өч елга торф чыгарырга җибәрәләр, аннан соң туган авылына әйләнеп кайткач, пенсиягә чыкканчы совхозда эшләгән.
Социаль яклау бүлеге начальнигы Әлфирә Гайфетдинова, ХСХКҮ директоры Наталья Иванова һәм өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Наилә Ибраһимова аны өенә барып юбилее белән котлап, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырганнар, ныклы исәнлек, иминлек теләгәннәр. Ялгыз карчыкка ике ел "Кайгырту" ХСХКҮдән өенә барып хезмәт күрсәтелә, аңа социаль хезмәткәр Гүзәл Нурхамәтова ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев