Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юкка чыккан авыллар:Красновидово авылы

Балачак хатирәсе күз алдына килеп басты: 70 нче еллар азагында булыр Красновидово дип аталган ташландык авыл аша урманга гөмбәгә, җиләккә барган идек. Анда-санда калган ярымҗимерек йортларга карап, элеккеге урамны чамалап була иде. Урамы зур булырга охшаган, кайбер йорт алларында чыгу юллары да таштан салынган булган. Караучысыз калган бакчаларны чүп үләннәр...

Җир йөзендә юкка чыккан авыллар күпме, аларның исемнәрен да элек үзләре шунда яшәгән, хәзер читләргә таралышкан исән калган халкы гына хәтерлидер. Быел республика күләмендә Татарстан төбәген өйрәнүчеләр беткән авыллар мәсьәләсен күтәрделәр. Алар веб-проект тудыру турында уйланалар, анда Татарстанның барлык районнары буенча юкка чыккан авыллар турында төгәл мәгълүмат җыелачак, анализланачак һәм бастырылачак. Безнең районда республикабыз һәм район архивларыннан шушы мәгълүматларны табу-җыю кебек зур тырышлык һәм төгәллек сорый торган эш белән Зирекле музее директоры Мидхәт абый Газыймов шөгыльләнә. Ул редакциягә узган гасырның 20 нче елларыннан алып, бүгенгесе көнгә чаклы Яңа Чишмә җирендә юкка чыккан авыллар турында кызыклы мәгълүматлар җибәрде. 1926 елдан алып 2005 елга чаклы аның картасыннан 81 торак пунктның юкка чыгуы ачыкланган! Алынган мәгълүматлар буенча илдәге сәяси хәлләр картинасын күзалларга мөмкин. Аны дистә елларга таратып карыйк. Авылларның күпләп (15 торак пункт) юкка чыгуы 1930-1940 нчы елларда күзәтелә. Моның сәбәпләре сәясәткә бәйледер - бу елларга колхозлашу, крестьяннарны раскулачить итеп сөргенгә озату процессы туры килә. 1949-1963 нче еллар арасында да шул чаклы ук авыл беткән. Сәбәпләре турында фаразларга гына кала. Бәлки хөкүмәт җитәкчеләренең илне индустрияләштерү сәясәте авыл кешеләрен күпләп шәһәргә күченергә этәргәндер, аек фикер йөртүчеләр ул чакта ук колхозларның язмышын чамалаганнар булыр. 70 нче елларда авылга һәм авыл халкы ихтыяҗларына игътибар бик аз бирелде, ул да нәтиҗәсез калмагандыр. Мидхәт Гариф улы, ХХ һәм ХIХ гасыр архивларын гына җентекләп өйрәнеп калмыйча, үтә дә кызыклы башка мәгълүматлар да "казып чыгарган". Юкка чыккан авылларның исемнәре ничек килешле һәм кызыклы булган! Менә алар: Мурава, Веселое, Красная Заря, Лихачи, Прудки, Подлесный, Березовский, Казачий мост, Шемеля, Зеленый луг, Останцево, Красная Поляна, Сахарный, Вертубашка, Всходы, Пешерка, Нижний луг, Мураш, Соколка, Южный. Октябрь революциясе исем биргәннәре дә бар: Труд крестьянина, Новая жизнь, Труд-Прогресс, шуңа карамастан, алар да юкка чыккан. Тавельский, Шегурчинский, Володарский, Даль-Ивановский, Алексеевский, Урганчинский, Тетвельский, Ямашинский, Кузайкинский, Тат.Алкинский, Ново-Троицкий, Рус. Утяшкинский һ.б. исемдәге авыл Советлары да инде эшләмиләр. 1930-1940 нчы елларда Володарский авыл Советына караган 5 авыл, 1940-1963 елларда Ново-Троицкийга кергән - 6 авыл, 1963-1972 елларда Черемухово авыл Советына караган 3 авыл юкка чыккан. 1972-1986 елларда Зирекле, Яңа Чишмә, Петропавел, Әдәмсә авыл советларына кергән икешәр (башкаларында - берәр) авыл, 1973-1986 елларда 14 поселок юкка чыккан. 1963-1972 елларда тагын 8 торак пункт, 1972-1986 елларда тагын 14-е бетерелгән. Әле озак та түгел, 1992-1997 елларда Яңа Чишмә районында - 5 поселок, соңгы 15 елда 5 торак пункт: 19 гасырда нигез салынган Аверьяновка һәм Лебедка, Октябрь революциясеннән соң оешкан Гарь, Ивановка һәм Новая деревня эзсез югалган.
Яңа Чишмә волостеның элеккеге язмалары (ревизские сказки), Чистай өязенең Земство җыелышлары отчетлары һәм башка чыганаклар буенча эшләп, Мидхәт Гариф улы 1930 елда Яңа Чишмә районында 33 авыл советы, 63 торак пункт булуын, аларда 47354 кеше: 6476 татар, 40370 урыс, 508 чуаш һәм мордва яшәвен ачыклаган. Хәзер исә 15 авыл җирлегенә 28 торак пункт керә. Ул кайчан да булса районыбызда юкка чыккан авыллар тарихын мәктәп тарихчылары, галимнәр, кече ватаннары белән кызыксынучы башка кешеләр язып чыгарлар, дип өметләнә. Үзенең тикшеренүләре белән ул аларның хезмәтен шактый җиңеләйтте - файдаланган әдәбиятының бөтен исемлеген бирде.
Ольга Иванова
әзерләде
(Ахыры киләсе санда)
Шулай да Ерыклы авыл советына кергән һәм 1978 елны тулысынча юкка чыккан Красновидово авылына әйләнеп кайтык әле. Кайчандыр ул гөрләп утырган авыл булган. Авылның атамасы ук Кызыл, димәк, матур дигәнне аңлата. Кайчандыр анда җидееллык мәктәп, клуб, ФАП, Тельман исемендәге колхоз булган. 1972 елда да анда әле 55 йорт калып, 132 кеше яшәгән, алар "Кичуй" колхозының аерым бригадасы булып торганнар.
1858 елда авыл Новопоселенная Красновидово дип аталган (бик озак вакытлар авылның рәсми исеме азакта "а" хәрефе белән язылган). Дәүләт крестьяннарының халык исәбен алу (10 лап) (мәгълүматлары буенча монда 32 гаиләдә 148 ир-ат һәм 176 хатын-кыз яшәгән. 1875 елда "Красновидово авылы" Ерыклы волостенә кергән, Яңа Чишмә мәхәлләсенә кагылган һәм инде 462 кеше исәпләнгән. Алар арасында православие динендәгеләр дә һәм расклочылар да (таркатучы) булган. Борынгы язмалар буенча 1883 елда авылда 157 умарта тоткан 10 умартачы, 10 бакчачы (1880-90 елларда бакчачылык белән шөгыльләнүчеләр, өстәвенә барлык волостька бердәнбер) теркәлгән булган. -Ул бакчалар искиткеч матур булган. Авыл җир йөзеннән 1975-76 елларда ул юкка чыкса да, әмма без, Ерыклы авылы халкы, бүгенге көнгә кадәр анда кара җимеш җыярга өйрибез.
19 гасыр азагына Красновидово йортлар һәм халык саны даими артып тора: 1884 елда 72 йорттан 1891 елда 93 йортка чаклы (553 кеше яши). 98 гаиләнең имана җирләре булып, җир 149 кешегә бүлеп бирелгән булган, бер кешегә туры килгән имана җире 9,9 дисәтинә тәшкил иткән һәм Ерыклы волостендә иң зурысы булган (уртача 6,1 дисәтинә булган).
Авылның җир общинасы 1477,6 дисәтинә җир кергән, шул исәптә 1419,5 дисәтинә сөрүлек җирләре һәм 40,4 дисәтинә йорт урыннары. Кадастр язулары буенча авылда 67 ат, 48 сыер, 1882 елда атларны исәпкә алу буенча - 188 ат, шул исәптә 126 эш аты булган.
28 йортта берәр ат, 34 йортта - икешәр, 9 йортта 3әр ат тотканнар. Бер йорт 4 ат асраган, шулай итеп 93 йортның 77сендә ат тотканнар (бу ныклы крестьян хуҗалыклары булу турында сөйли).
1891 елда 90 йортның үз инвентаре булган, 158 дисәтинә имана җире эшкәртелгән, 2 йортта, 2 дисәтинә җирләре булса да, хуҗалык алып барылмаган.
Красновидово хуҗалык итүче бер йортка 1,4 шәр ат, ике җенестән дә 5,4 кеше, 1,7 эшче туры килгән. 1879 һәм 1886 еллада җирне яңадан бүлгәннәр, чөнки авылда җирне яңадан бүлү вакыты 6 һәм 9 елдан соң башкарылырга тиеш булган. 1896 елны авыл тагын зурайган, 23 йорт төзелгән, алар 113 кә җиткән, бу авылда элеккеге дәүләт крестьяннарыннан 386 ир-ат һәм 374 хатын-кыз яшәгән. Авылда австрия сектасының гыйбадәт йорты эшләгән, бер ярма яргыч, май язгыч, тимерче алачагы, бакалея, шәраб лавкалары булган.
1898 елны Красновидоводагы земствога караган училищеда 50 сум хезмәт хакы алып закон өйрәтүче һәм 240 сум хезмәт хакына укытучы (хатын-кыз) эшләгән. Ведомостьта 1898 елның 1 гыйнварына 37 малай һәм 6 кызның 1898 елның 1 гыйнварына 61 малай һәм 14 кызның укуы күренә, шул исәптән, 25 малай һәм 4 кыз православие динендә, 36 малай һәм 10 кыз раскольниклар булган.
Авылда еш кына янгыннар чыккан. Әйтик, 1900 нчы елның 21 маенда янгын 109 йортның 18есен юк иткән. Халыкка 645 сум 15 тиен иминият акчасы түләнгән. Тәкъдим ителгән мәгълүматлар буенча без Красновидово авылының чәчәк атуын күзәттек. Кызганычка каршы, ул 1917 елдан башлап акрынлап үлә бара һәм 1978 елны бөтенләй юкка чыга. Яшәп, чәчәк атардай, үсеп китәрдәй шундый күпме авыл юкка чыккан. Ул - кече ватаныбыз тарихы һәм ул эзсез югалмаска тиеш.
Язманы бастыруга Ольга Иванова хәзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X