Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл төзүчеләрнең планнары зурдан

Алексеевск юл төзүчеләре республиканың күп кенә районнарында эш алып баралар, алар салган юллар һәрчак югары сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Ел башында безнең районда аның филиалы оешты. Юл төзүчеләр элеккеге "Шешмадорстрой" оешмасы урынында урнашты, анда хәзер реконструкция эшләре алып барыла, производство биналары төзелә. Юл төзүчеләр районга күнегәләрме, быелга һәм киләчәккә...

Алексеевск юл төзүчеләре республиканың күп кенә районнарында эш алып баралар, алар салган юллар һәрчак югары сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Ел башында безнең районда аның филиалы оешты.
Юл төзүчеләр элеккеге "Шешмадорстрой" оешмасы урынында урнашты, анда хәзер реконструкция эшләре алып барыла, производство биналары төзелә.
Юл төзүчеләр районга күнегәләрме, быелга һәм киләчәккә эш планнары ниндирәк - шушы сораулар белән без Яңа Чишмә филиалының яшь начальнигы (аңа нибары 26 яшь) Динар Әхмәтшинга мөрәҗәгать иттек.
-Без җитди эш белән шөгыльләнергә, озакка дип килдек, - дип билгеләп үтте ул. - Үзегез күреп торасыз, базада берьюлы берничә җирдә эш кайный.
-Бу айларда ниләр эшли алдыгыз соң?
- Лаборатория төзедек, анда кайтарыла торган материалларның (вак таш, ком) һәм үзебез эшләп чыгара торган асфальтның сыйфаты тикшереләчәк. Моңа без аеруча игътибар итәбез, чөнки юлларның сыйфаты һәм чыдамлылыгы асфальтның сыйфатына бәйле.
Лаборатория янәшәсендә 80 тонна йөк үлчәргә сәләтле үлчәүнең (территориягә керүче һәм чыгучы йөк машиналары аның аша үтәчәк) түбәсе ябылып бетеп килә. Гаражга ремонт ясалды - түбәсе алыштырылды, хәзер анда кыру, шиннар монтажлау һәм аккумуляторлар цехы төзеләчәк.
-Мин асфальт-бетон заводын монтажлый башлавыгызны күрәм, ул күләме ягыннан да шактый күренә.
-Әйе, бу көннәрдә (3-4 апрельдә) Санкт-Петербургтан килгән 30 лап зур йөк машинасын бушаттык, алар Кытайда җитештерелгән асфальт заводын комплектлау детальләре төялгән контейнерлар китерде. Күргәнегезчә, шунда ук монтажлауга керештек. Ярдәм күрсәтү өчен Кытайдан белгечләр дә килеп җитәргә тиешләр. Май аенда инде без беренче продукцияне бирергә (эшләп чыгарырга) тиешбез. Завод куәтле булачак - сәгатенә 200 тонна асфальт чыгарачак (мәгълүмат өчен - иске завод сәгатенә 30 тонна асфальт эшләп чыгара иде).
-Агымдагы елга планнарыгыз нинди?
-Без Яңа Чишмәдәге Урама (Объездная) юлга асфальт түшәргә, Новопоселенная Лебедкага чаклы юл төзергә тиешбез, район эчендәге, район үзәгендәге юлларда да эшлисе бар. Яңа Чишмә районы эчендәге 224 км юл безнең карамакта һәм без аларны тиешенчә тотарга тиешбез.
-Филиалның техник җиһазланышы һәм кадрлар белән тәэмин ителеш эшне тулы куәткә алып бару мөмкинлеге бирәме?
-Аллага шөкер, бездә техника җитәрлек, ул куәтле, яңа һәм төрле. Агымдагы елда тагын берничә төрле махсус машина алачакбыз.
Бүгенгесе көндә бездә Яңа Чишмә районыннан 50 ләп кеше эшли, җәйге сезонда тагын берничә дистә эшче алачакбыз. Читтән килеп эшләүчеләр өчен бездә нормаль көнкүреш шартлары тудырылган.
Көнкүреш шартлары әйбәт кенә түгел, ә үрнәк - якты, җылы вагоннар, душ бүлмәсе дә, ремонтланган ашханәдә туклану мөмкинлеге бар - ризыклары өйдәгечә, пешкән камыр ризыклары белән дә сыйланалар, кыйммәт тә түгел (иртәнге һәм кичке аш - 25әр, төшке аш - 50 шәр сумнан). Эшчеләргә махсус кием бирәләр, хезмәт хакы да әйбәт.
-Кышын, әлбәттә, азрак, тик җәйге сезонда эшчеләрнең хезмәт хакы 25-30 мең сумга җитә, - дип искәрде Динар Әхмәтшин. (Бу урында шуны да әйтеп үтү мөһим, безнең территориядә яңа предприятиеләр пәйда булу район бюджеты өчен дә отышлы, бу филиал 2 айда элеккеге предприятие ел буена күчергән чаклы салым күчергән. Ред.)
-Сез территорияне дә төзекләндерәсез, коймаларны да яңартачаксызмы?
-Әйе, бөтен территория чистартылып, тигезләтеләчәк һәм асфальт түшәләчәк. Коймаларны да алыштырачакбыз. Территориягә килеп кергән җирдә автомашиналар өчен куеп тору урыны (стоянка) төзеләчәк, киләсе елга филиал офисы өчен ике катлы бина төзү планлаштырыла.
-Предприятие территориясен яшелләндерүгә дә игътибар итү урынлы булыр иде.
-Әлбәттә, анысын да онытмабыз, сезнең киңәшләрне дә истә тотарбыз. Безнең территориядә дә газоннар, скверлар, яшь агачлар булыр.
Юл төзүчеләр коллективы дус-тату, эшкә сәләтле. Планлаштырган эшләрен башкарасыларына шик юк. Аларга нибары уңышлар гына телисе кала.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев