Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юллар имин булырга тиеш

10 августта юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде. Соңгы араларда район юлларында ахыры үлем белән, шул исәптән балалар үлеме белән беткән юл-транспорт һәлакәтләре ешайды. Юл-патруль хезмәте инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Алексей Иванов биргән мәгълүматларга караганда, агымдагы...

10 августта юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.
Соңгы араларда район юлларында ахыры үлем белән, шул исәптән балалар үлеме белән беткән юл-транспорт һәлакәтләре ешайды. Юл-патруль хезмәте инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Алексей Иванов биргән мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 7 аенда 12 ЮТҺ булып, аларда 7 кеше һәлак булган, 14 кеше тән җәрәхәтләре алган (2014 елның 7 аенда 15 ЮТҺ булып, 2 кеше һәлак булган, 21 кеше имгәнгән). Быел балалар катнашында ЮТҺ кискен (3 мәртәбә) рәвештә арткан. Зыян күрүчеләре булган 12 аварияне анализласаң, ЮТҺ-нең дүртесе тизлекне арттыру, дүртесе исерек килеш руль артына утыру һәм икесе каршы як полосага чыгу белән бәйле булуы күренә.
ЮХИДИ хезмәткәрләре участковыйлар белән берлектә 7 ай эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1747 очрагын ачыклаганнар, шул исәптән 35 очракта транспорт белән исерек килеш идарә итүчеләр ачыкланган (алар бар да йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгәннәр).
Чыгыш ясаучы автомобиль юлларының да торышы бик үк яхшы булмауны, аларны карап торуның канәгатьләнерлек булмавын билгеләп үтте, 7 айда вазыйфаи затларга шул нисбәттән өч күрсәтмә бирелгән.
Комиссия әгъзалары, авыл эчләрендә 16 яше тулмаган балаларның каскасыз, йөртү таныклыгы булмый торып мотоциклларда, мопедларда, скутерларда җилдерүләрен район халкы күреп тора, дип билгеләп үттеләр. Аларны туктатырга, ата- анасына хәбәр итәргә кирәк, шуның белән бәла-казаны булдырмый калырга да мөмкин. Бу "градус" тәэсирендә кайчагында авылларыбызның төнге урамнарын иңләп йөрүче "автолихачларга" да кагыла. ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм участковыйлар саны чикле, алар тәүлек әйләнәсенә бөтен районны контрольдә тота алмыйлар.
Утырышта юл билгеләре урнаштыру, юл полотносында тамгалар ясау мәсьәләсе дә тикшерелде, аларны урнаштыруга җаваплы хезмәтләргә кисәтүләр дә шактый ясала. Бу, беренче чиратта, балалар бакчалары һәм мәктәпләр булган урамнарга кагыла. 17 августка чаклы күрсәтелгән һәр урамда кимчелекләрне бетерергә, тиешле юл билгеләре урнаштырып, тамгалар куярга кирәк.
Ринат Фәсахов игътибарын барлык мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында юл хәрәкәте иминлеге паспорты булырга тиешлегенә юнәлтте, аларда мәктәп автобусларының хәрәкәт маршруты, урамнарын, тыкрыкларын, юл аша чыгу юлларын күрсәтеп укучылар өчен "Өй-мәктәп-өй" маршрутлары язылырга-күрсәтелергә тиеш. Автобуслар маршруттан читләшергә тиеш түгел. Уку елы башланганчы боларны тагын бер кат тикшерергә кирәк, диелде.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев