Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз өемдә, үз илемдә яшәве рәхәт

Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны, тыл хезмәтчәне Валентина Ивановна Шаронова тумышы белән бик матур исемле Студеный Ключ поселогыннан. Кайчандыр Екатериновка авылыннан ерак та түгел мондый авыл булган. Үзенең ире Владимир Николаевич белән ул 1950 елда таныша. Ул вакытларда ул яңа гына армиядән демобилизацияләнгән була. 1945 елга кадәр 1...

Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны, тыл хезмәтчәне Валентина Ивановна Шаронова тумышы белән бик матур исемле Студеный Ключ поселогыннан. Кайчандыр Екатериновка авылыннан ерак та түгел мондый авыл булган.
Үзенең ире Владимир Николаевич белән ул 1950 елда таныша. Ул вакытларда ул яңа гына армиядән демобилизацияләнгән була. 1945 елга кадәр 1 нче Украина фронтында танк гаскәрләрендә автоматчы булып сугышкан, ә сугыштан соң 5 ел НКВД гаскәрләрендә 92 нче Карпат Кызыл Байраклы чик буе полкының 8 заставасында укчы булып хезмәт иткән. 1945 елда сугышчан заданиене үрнәк булырлык итеп башкарганы, Попрад шәһәренең (Чехословакия) коралланган баш күтәргән бандитлар төркемен юкка чыгару буенча барган сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен "Сугышчан хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнгән.
Авылга кайткач, колхозда механизатор булып эшли, хатыны белән 47 ел бергә яшиләр, җиде бала тәрбияләп үстерәләр, быел аңа 90 яшь тулган булыр иде.
88 яшьлек Валентина Ивановна сугыш елларында яшүсмер чактан колхозда эшләгән.
-Әтине сугышка алдылар - үтерделәр, 1924 елгы абыем яраланып кайтты. Без әни белән дүртәү калдык, кечкенә энем, бер апам тиф авыруыннан инвалид калдылар. Әлбәттә, авыр иде. Колхозда 14 яшьтән барысын да эшләдек. Бакчаларны үзебез җигелеп сөрдек. Дөрес, ачлыкны күрмәдек, терлек асрадык. Кайбер гаиләләрдә бит үлән ашаучылар да булды. Безнең поселок зур түгел, бөртекне һәрчак бирә иделәр. Берзаман әни белән урманга утынга бардык. Утынны кистек, бик тә эссе иде, атыбыз кинәт кузгалып китеп, арбаның көпчәкләре очып чыкты. Я Ходаем, күпме күз яше акты... Ә бит барыбер исән калдым! Ходай, картайган көнеңдә булса да яхшы яшә, дигәндер.
Валентина Ивановна сыер савучы, пешекче, пенсиягә чыгар алдыннан байтак еллар хат ташучы булып эшләгән.
Аның күкрәгендә "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" медале ялтырый, аны аңа тантаналы шартларда район Мәдәният йортында тапшырганнар.
Балалары Әлмәттә һәм Түбән Камада яшиләр. Кышларын алар әниләрен үз яннарына алып китәләр, йортны күршеләре карап тора, ә язын, җәй һәм көзге көннәрдә әби монда яши. Кайчакларда ветераннар программасы буенча бирелгән Әлмәттәге фатирында яши. Әмма шәһәргә ияләшмәгәнгә, аңа авылда яшәве яхшырак, иркенрәк.
-Йортны ташлыйсым килми, монда минем 15 тавыгым, йомырка салалар, берсе кытаклап йөри, бәлки майга чебеш тә чыгарыр. Аларны үзем карыйм, бакчам да бар: суган, кишер, кыяр чәчәбез, дөрес, үзем түгел инде, балалар булыша. Мин чүп үләннәрен утасам гына инде. Балаларым мине ташламый, һәр ялда яныма кайтып, хәлемне белешәләр.
-Без җәй буе биредә, хәер кышын да кайткалыйбыз, гәрчә күршебез йортыбызга күз-колак булып торса да, - дип сөйләшүгә кушылды улы Николай. - Кыскасы, аны йә алып китәбез, йә алып кайтабыз.
Улының әлегә ялы, ул әнисен карап тора. Янәшәдә яңа өй торгызган, ике йортта да үрнәк тәртип.
Валентина Ивановнаның өендә дә бик рәхәт, балалары аны ремонтлап торганы сизелеп тора. Җитез һәм сөйләшергә яратучы карчык киләчәккә планнар белән яши.
-Кызларым кайтып Пасхага өйне җыештыралар, - ди ул. - Николай быел түбәне алыштырырга ниятли.
-Тормыштан канәгать, бар да әйбәт, балалар да рәнҗетми. Авыл җирлеге башлыгы да игътибардан читтә калдырмый. Кошларыма бөртек сорасам да, мунча ягарга утын сорасам да, бирәләр. Бар да әйбәт, аяклар гына начар йөри. ФАП фельдшерыбыз бик әйбәт һәм җаваплы кеше, - диләр әниле-уллы. -Бүген дә килеп китте. Һәр иртәдә килеп хәл белеп китә. Валентина Ивановнаның 10 оныгы, 5 оныкчыгы бар, бар да шәһәрдә яшиләр.
-Алар мине үз яннарыма чакыралар, - дип сөйли Валентина Ивановна, - балалар да, оныклар да. -Бик каты чакыралар, - дип раслый ул сүзен тагын бер кат. - Тик мин әлегә үзем хәрәкәтләнә алганда үз өемдә, үз илемдә яшәүне өстен күрәм.
Ольга ИВАНОВА,
Валентина Ивановна улы Николай белән. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев