Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз эшенең остасы

Шушы көннәрдә Татарстан Президенты Указы белән "Төзүче" ҖЧҖ прорабы Фәнис Әхмәтшинга "Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе" дигән мактаулы исем бирелде. Мәртәбәле исемгә ул районның төзелеш объектларында 28 ел дәвамында намуслы хезмәт куеп иреште.

Фәнис Әхмәтшин 1964 елны Аксубай районы Яңа Ибрай авылында дөньяга килә. Әнисе укытучы, әтисе шофер (хәзер мәрхүм) булып эшли. Фәнис гаиләдә беренче бала булганга һәм яшьли ятим калганга да хуҗалыкта әнисенең терәгенә - ярдәмчесенә әйләнә (ул хәзер дә ял саен кайтып әнисенең хәлен белә), сеңелесе Резидәне (ул хәзер Газыймова - Зирекле гимназиясендә укыта) дә тәрбияләшә.
Мәктәпне тәмамлагач, Фәнис Түбән Камадагы энерготөзелеш техникумына укырга керә. Укыган чакта армиягә чакырыла һәм ике ел Ерак Көнчыгышта хезмәт итеп кайткач, укуын тәмамлый һәм 1986 елны Яңа Чишмәдәге МСО га участок начальнигы булып эшкә урнаша.
-Мин ул чакта оешманы җитәкләгән Хәлил Рамазановка (мәрхүм) чиксез рәхмәтлемен. Ул безне, яшь белгечләрне, күп нәрсәгә өйрәтте. Төзүче һөнәренең нечкәлекләренә хәзерге җитәкчебез, ул чакта баш инженер булып эшләгән Хәлим Билдановтан да өйрәндем, - ди Фәнис.
Ул елларда авыл хуҗалыгы объектлары, гаражлар, склад биналары күпләп төзелә һәм барлык объектларда диярлек Фәнис мастер, участок мастеры, прораб буларак катнаша.
2000 нче елдан башлап районда төзелеш, торакка һәм социаль объектларга капиталь ремонт буенча федераль һәм республика программалары киң колач алды. Шушы эшләрнең күбесендә "Төзүче" ҖЧҖ (элеккеге МСО) прорабы Фәнис Әхмәтшинның да өлеше зур. Соңгы елларда сөт кухнясы, ветераннар өчен йорт, район үзәгендә РҮХ янында 2 катлы йорт, Тубылгы Тауда һәм Чуаш Чабаксарында яңа мәктәп, Акбүредә, Чертуш һәм Красный Октябрьдә яңа клублар төзү турыдан-туры аның катнашында үтте. 28 ел дәвамында Фәнис күп нәрсә өйрәнгән, хәзер үзе яшьләрне төзүче һөнәренең серләренә өйрәтә.
-Намуслы, хезмәт сөючән белгеч, техник яктан әйбәт белемле. Аңа һәрчак таянырга була, Фәнис үзенә йөкләтелгән эш участогына бик җаваплы карый, - ди аның турында җәмгыять җитәкчесе Хәлим Билданов.
Коллективта аны намуслы, әдәпле, гадел булганы өчен хөрмәт итәләр.
Фәнис 1987 елны авылдашы Роза (ул Кадастр палатасы филиалының район бүлеге начальнигы булып эшли) белән тормыш корып җибәрә, ике кыз - Ләйсән белән Лилияне тәрбияләр үстерәләр. Кызлары икесе дә Казандагы энергетика институтын тәмамлый, олысы тормышлы, Казанда яшиләр.
Бу көннәрдә төзүчеләр прораб Фәнис Әхмәтшин җитәкчелегендә киләсе ел өчен эш фронты әзерләп калдыру белән мәшгуль - Яңа Иванаево авылында яңа клуб бинасына нигез салалар.
Фәнис Әхмәтшинны олы бүләге белән котлап, киләчәктә дә аңа күркәм хезмәтендә уңышлар, бәхет, сәламәтлек, иминлек телибез.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X