Үз илендә солтан булды
Озак вакытлар буе үз туган җирендә - ХХ партсъезд исемендәге колхозда эшләгән Анатолий Михайлович Холин 1 майда 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Аңа һич кенә дә 70 яшь биреп булмый: ул өе янындагы зур участогында дәртләнеп эшли, өендә дә тәртип. Евгений СТАРОВ
Анатолий гади крестьян гаиләсендә туа. Аның балачагы авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килә. Колхозчылар - Михаил Осипович белән Анастасия Ивановна Холиннар гаиләсендә ул 5 нче бала булып туа, ә гаиләдә барлыгы 6 бала булган. Анатолий белемгә омтылучан бала булып үсә, яшьтән үк әти-әнисенә булыша. 1960 елда ул Яңа Чишмә урта мәктәбен тәмамлый һәм армиягә кадәр куяннар фермасында эшли. Нәкъ менә шул елларда аңарда хайваннарга карата мәхәббәт хисләре туа, бу һөнәр сайлауда зур этәргеч була. ХХ партсъезд исемендәге колхоз юлламасы буенча ветеринария институтының зоотехник факультетына укырга кергәнче, Анатолий Украинадагы ракета гаскәрләрендә өч ел хезмәт итеп, үзенең гражданлык бурычын үти. Кариб кризисы чорында әлеге стратегик гаскәрләр югары сугышчан хәзерлектә була. Армиядә ул офицерлар курсын тәмамлый һәм ракета гаскәрләре лейтенанты буларак демобилизацияләнә. Дивизия штабы аңа Хәрби Академиягә укырга керергә тәкъдим иткән, әмма ул аннан баш тарткан һәм туган ягына кайткан. Армиядә Анатолий үзендә йөкләнгән эш өчен җаваплылык тою, дисциплина, коллектив белән җитәкчелек итү күнекмәләре кебек сыйфатларны булдыра. Институтта укыганда боларның һәммәсе дә бик ярап куя аңа. Тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге аркасында уку аңа җиңел бирелә, институтны ул кызыл дипломга тәмамлый. Аны имтиханнарсыз аспирант итеп кабул итәләр, әмма алда укуыннан баш тартырга туры килә, пенсиядәге әнисенә ярдәм һәм булышчы кирәк була, чөнки аның 1957 елда 55 яшендә беренче төркем хәрби инвалид ире вафат булган була.
1969 елдан башлап тормыш дигәнең Анатолий Михайловичны туган колхозы белән бик озакка бәйли. Ул елларда ХХ партсъезд исемендәге колхоз җитәкчесе булып республикада танылган Александр Егорович Поликарпов эшләгән. Яшь белгечне ул күп нәрсәләргә өйрәткән, шунда ук аны Архангел бүлекчәсенә үзенең урынбасары итеп билгели. Аның тырышлыгын һәм эшкә сәләтлелеген КПССның Чистай шәһәр комитеты беренче секретаре Григорий Полющенков та күреп ала һәм пенсиягә чыгучы А.Е. Поликарповны кем алыштырыр дигән сорау тугач та, район җитәкчелеге фикере колхозчылар фикере белән туры килә. 1980 елның 5 гыйнварыннан Чистай районының иң эре хуҗалыгын А.М. Холин җитәкли. Ул вакытларда файдаланыла торган җирләр мәйданы 12 мең гектардан артык тәшкил иткән, хуҗалыкта 4300 баш МЭТ, 5500 баш дуңгыз һәм 7 меңгә якын сарык исәпләнгән. Болардан кала, колхозның 4 умарталыгы (500 умарта оясы) булган һәм үз хезмәткәрләрен бал белән тәэмин иткән. Колхозда 430 кеше эшләгән. Хуҗалык хисабында акча һәрчак булып торган, аны социаль өлкәне үстерүгә, колхозчылар өчен торак төзүгә сарыф итү мөмкинлеге булган.
Ул елларда хуҗалыкта колхоз юлламасы буенча укыган көчле белгечләр командасы тупланган. Холинның көрәштәшләре күбесе үзләре дә хуҗалык җитәкләде, ә А.С. Губкин белән В.М. Козлов район җитәкчесе дәрәҗәсенә ирештеләр. Анатолий Михайлович гади колхозчыларның, сыер савучыларның: Надежда Иголкина, Антонина Мельникова, Александра Логинова, механизаторлар: Павел Дунаев, Александр Шмаков, Леонид Еронтьев һәм башкаларның хезмәтен җылы сүзләр белән искә ала. Алар ХХ партсъезд исемендәге колхозның данын арттыру өчен тырышкан кешеләр. Минераль ашламалар кулланмыйча да, бөртеклеләрнең уңышы гектарыннан 29 центнерга җиткән, бер баш сыердан сөт саву 2100 кг-нан 4600 килограммга чаклы арткан, аеруча игътибар, төрле һәм мул ашатуны таләп иткән күп сөт бирүче айршир токымлы сыерлар кайтартылган. Нәкъ менә Холин колхоз рәисе булып эшләгән елларда колхозның иң әйбәт хезмәтчәннәре орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр. 1983 елда Яңа Чишмә районы оештыру хуҗалыкның финанс хәленә дә йогынты ясамый калмый, тиешле инфраструктура булмау сәбәпле, күп мәсьәләләрне хәл итү колхоз җилкәсенә төшә, баштарак торак, юллар төзүгә акчасы тотылса, кешеләрен дә сизелерлек югалта. Яңа оешкан оешмаларга күпләр җиңелрәк эш эзләп китсә, хәзерлеклерәк белгечләрне җаваплырак урыннарга куйдылар. Килгән кешеләрне урнаштырырга, ашатырга, республика җитәкчеләрен өендә үк кабул итәргә туры килә аңа. Шулай да ул елларда хуҗалык аягында нык басып тора, үсә, район буенча социалистик ярыш алдынгысы була, нәтиҗәдә күп тапкырлар күчмә Кызыл байракка ия була һәм премия ала.
Авыл хуҗалыгын үстерүдәге хезмәтләре өчен 1984 елны Анатолий Михайловичка "ТР-ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән Мактаулы исем бирелде. 1990 елны Президент Советы составына кертелүе дә аның абруе зур булу турында сөйли. Аны таратканнан соң 1991 елны М.Ш. Шәймиев аңа Казанда калырга, эш тәкъдим итә, тик Анатолий Михайлович: "Туган җиремне ташлап китәмме соң, чемоданның тоткасына да кагыласым юк", - дип җавап бирә. 1992 елда А.М. Холин ТР Министрлар Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Район җитәкчесе булып Н.М. Владимиров килгәч, 1995 елны, үзара килешә алмыйча, Анатолий Михайлович колхоздан китеп АЗС начальнигы булып эшли башлый.
2001 елның сентябрендә аның тәҗрибәсен кирәксенеп, аны Яңа Чишмә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары итеп куйдылар, ул яңа яшь җитәкчеләргә эш алып баруда актив ярдәм итте. Пенсиягә чыкканчы А.М. Холин административ комиссия секретаре булып эшләде. Район авылларында чисталык һәм тәртипне контрольдә тотты. Хәзер ул пенсиядә, иркен зур өендә берүзе яши. Тормыш иптәше белән рәсми рәвештә аерылган, ул туган җирен калдырып Казанга күчеп китүдән баш тарткан. Буыннары авыртуга карамастан, өй эшләрен барын да үзе башкара, зур бакчасында кайнаша, яшелчәләр, бәрәңге үстерә. Тәрәзә төпләрендәге помидорлары инде чәчәк атып утыра. Кышлыкка бакча җимешләрен үзе консервлый, кышын, җәен үзе үстергән витаминлы ризыктан өзелеп тормый. Анатолий Михайловичның өендә рәхәт, күптән түгел өй эчендәге ишекләрен алыштырган, бөтен бүлмәдә иконалары бар. Өй эчендә генә түгел, йортында да чиста, тәртип. Анатолий Михайлович җиңел аралашучан, гади кеше, аның белән рәхәтләнеп әңгәмә корырга мөмкин, эрудицияле, юморны яратучы шәхес.
Редакция коллективы А.М. Холинны юбилее белән котлап, аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев